Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ындыр табагы – стратегик объект

    Урып-җыю эшләре вакытында ындыр табагы нәкъ менә шундый урын булып тора да инде. Үстерелгән иген язмышы күпмедер дәрәҗәдә әлеге мөһим объектта эшнең ничек оештырылуына да бәйле. "Аксубай" агрофирмасының Чирмешән бүлеге ындыр табагы урак башыннан алып тыгыз режимда эшли. Бирегә - Түбән Савруш авылына якын-тирә басулардан ашлык китерелә. Бүген монда -...

    Урып-җыю эшләре вакытында ындыр табагы нәкъ менә шундый урын булып тора да инде.

    Үстерелгән иген язмышы күпмедер дәрәҗәдә әлеге мөһим объектта эшнең ничек оештырылуына да бәйле.
    "Аксубай" агрофирмасының Чирмешән бүлеге ындыр табагы урак башыннан алып тыгыз режимда эшли. Бирегә - Түбән Савруш авылына якын-тирә басулардан ашлык китерелә. Бүген монда - иң кызу һәм эшнең кайнаган чоры. Ындыр табагына китерелгән барлык бөртекле культуралар да ашлык чистарту машинасы аша үткәрелә. Һәр көнне 60-70 тонна иген эшкәртелә. Ашлык агымын үзвакытында эшкәртү өчен ындыр табагында эшләүче хезмәткәрләр алдына - максималь нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куярга, дигән максат куелган.
    Эшчеләр Елизавета Илюшкина, Любовь Николаева, Анастасия Илюшкина, Андрей Никитин зур эш күләме башкаралар. Алар игенне сортларга аеру һәм төяүдә ярдәм итәләр. Әлеге объекттагы эшләр белән склад мөдире Александр Акташев җитәкчелек итә. Монда эш җайга салынган, коллективның да кәефе күтәренке. Бу объект базасында район семинары үтте. Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре Түбән Савруштагы ындыр табагы эшенә уңай бәя бирделәр.
    - Без беренче ел гына эшләмибез, - диләр хатын-кызлар. - Быелгы мул уңыш сөендерә. Авырлыкларсыз булмый инде, без аларны җиңәргә күнеккән.
    - Бүген бөтен көч үстерелгән уңышны саклап калуга юнәлдерелгән, - дип сөйли "Аксубай" АФның җитәкче агрономы Хәлил Минапов. - "Чирмешән" бүлегенең ындыр табагы коллективы куелган бурычны уңышлы үти. Эшчеләр, уңыш язмышы игенчеләргә генә түгел, шулай ук аларга да бәйле булуын яхшы аңлап, җиң сызганып хезмәт куялар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 13:59
      Алинәнең супер җиңүе Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алинә Фәезова җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиада призеры булды.
      22
      0
      0
    • 22 май 2018 - 11:55
      "Игътибар: балалар!" Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүләрен кисәтү һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең юлларда имин хәрәкәт итү күнекмәләрен яңадан исләренә төшерү максатларыннан 2018 елның 14 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасында “Игътибар: балалар!“ профилактик чара уздырыла.
      24
      0
      0
    • 22 май 2018 - 08:53
      Илһам Иске Мокшино мәктәбе иҗат өлкәсендә янәдән үзе турында хәбәр итте.
      27
      0
      0
    • 22 май 2018 - 06:52
      Иминиятләштерелмәгән корылмалар яна Ел башыннан районда 10 янгын очрагы булган
      34
      0
      0
    • 21 май 2018 - 16:40
      Беренче баласын тудырган әниләргә 2018 елдан беренче баланы тудыру (тәрбиягә алу) белән бәйле айлык түләүләр кертелде.
      36
      0
      0
    • 21 май 2018 - 14:44
      Мәдәниятле укучылар Аксубайда Халыкара гаилә көнендә “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ проектына йомгак ясадылар. Әлеге форсаттан күңелле бәйрәм әзерләнде.
      34
      0
      0
    • 21 май 2018 - 10:42
      ГИА башлана Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру көннәре билгеле булды.
      37
      0
      0
    • 20 май 2018 - 11:07
      Лаеклы түләүләр Бөек Ватан сугышы ветераннары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алачак.
      84
      0
      0
    • 29 ноябрь 2017 - 08:58
      Базарбай Бикчәнтәев - "Татар теле - анам сөте белән күчкән кадерле тел"
    • 1 ноябрь 2015 - 08:25
      Авылларда шундый хатын-кызлар да бар
    • “Сәламәтлек-2018“ Спартакиадасы
    • Аксубайда Җиңү көнен билгеләп үттеләр
    • Аксубайда “Чуаш сандугачы“ сайрады
    • Китапханәдә эңгер-меңгер чак
    • Виталий Тимирясов истәлегенә турнир
    • 19 май 2018 - 08:54
      Икенче премия – Илнар Җамалетдиновка Районның чәчү комплекслары арасында 5 көнлек эш нәтиҗәләре буенча “Аксу Агро“ АФ механизаторы Илнар Җамалетдинов икенче урынга чыкты.
      117
      0
      0
    • 19 май 2018 - 11:31
      Сер барыбер ачылачак Салым органнары бөтен оешмалар буенча Россия Федерациясе Салым кодексының 102 маддәсе 1.1 пунктында билгеләнгән мәгълүматларны Федераль канун тарафыннан ачу каралганлыгы хакында хәбәр итә.
      112
      0
      0
    • 19 май 2018 - 12:10
      Актайлылар чәчүне тәмамлыйлар “Актай“ агрофирмасы игенчеләре чәчү эшләрен соңгы гектарларда алып баралар.
      110
      0
      0
    • 19 май 2018 - 10:08
      Басмаларга язылып телевизор отыгыз! Хөрмәтле әбүнәчеләр! “ТАТМЕДИА“ АҖдән призлар кабат үз ияләрен көтә. 2018 елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА“ АҖнең 3 һәм аннан да күбрәк басмасына язылган һәркемне традициягә әверелгән акциядә катнашырга чакырабыз.
      108
      0
      0
    • 20 май 2018 - 11:07
      Лаеклы түләүләр Бөек Ватан сугышы ветераннары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алачак.
      84
      0
      0
    Ночной режим