Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Урак өсте башланды

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышны җыеп алуга керештеләр. Районда бөртекле культуралар 32900 гектарга якын мәйдан били. Бүгенге көнгә алты йөз гектардан артык мәйданнан - көзге бодай, ике йөзгә якын гектардан көзге арыш җыеп алынган. Өч йөз тоннадан артык - арыш, ике мең тоннага якын көзге бодай суктырылган. Беренче булып комбайннарны кырга...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышны җыеп алуга керештеләр.

Районда бөртекле культуралар 32900 гектарга якын мәйдан били. Бүгенге көнгә алты йөз гектардан артык мәйданнан - көзге бодай, ике йөзгә якын гектардан көзге арыш җыеп алынган. Өч йөз тоннадан артык - арыш, ике мең тоннага якын көзге бодай суктырылган.
Беренче булып комбайннарны кырга "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре алып чыкты.
Бу хуҗалыкта бөртекле культуралар унике мең гектарга якын мәйдан били. Шул исәптән 3800 гектардан артыгын көзге культуралар. Бөртеклеләрне җыеп алуга хуҗалыкта экипажлары белән унөч комбайн чыгарга әзер.
Узган шимбәдә җиде кыр корабы Иске Үзи авылы янәшәсендәге көзге бодай участогында ашлык суктыруга кереште. Гомуми мәйданы ике йөз кырык гектарга якын булган участоктан алынган уңыш гектарына 37 центнердан артык тәшкил итте!
- Бу сезонда без басуларның югары уңдырышлылыгына исәп тотабыз, - дип фикерләре белән бүлеште агрофирма җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Бөртеклеләрдән яхшы уңыш алу өчен безнең механизаторлар күп көч куйды. Вакыты белән һава торышы аяк чалса да, чәчү эшләрен технологиянең барлык таләпләрен үтәп башкардылар. Барлык агрочараларны да вакытында һәм сыйфатлы үтәделәр. Урак башлануның өч көнендә элеваторга бер мең тонна бодай тапшырдык. Киса һәм Иске Ибрай авыллары арасында урнашкан басуда (230 гектардан артык мәйданда) көзге арышның Чулпан сорты шаулап үсте. Әлеге участоктан алынган беренче уңыш күрсәткечләре гектарыннан 32 центнер тәшкил итте. Без кырга килгәндә биредә составында Николай Титов, Федор Овчинников һәм шулай ук Сергей Блинов белән Анатолий Парфенов булган экипажлар белән Дон-1500 һәм Полесье комбайннары эшли иде. Алар басу уртасыннан янәшәдәге урман читенә таба хәрәкәт иттеләр. Тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белгән механизаторлар кыр корабларын ышанычлы һәм салмак алып баралар. Алар артыннан күләмле теземнәр генә ятып кала. Арыш кыры картинасы күз алдында үзгәрә. Ул комбайннарның һәр әйләнешеннән соң ялтырап кала.
Уңышны ындыр табагына ташучы транспортчыларның комбайннар янына даими килеп торуы күзәтелә. Ашлык төяргә чиратта торган МТЗ-1221 тракторына идарә итүче Рамил Сөләйманов белән дә шунда аралаштык, аның белән бергә комбайнчыларны да фотога төшердек.
- Механизаторлар үз бурычларын яхшы беләләр, - ди авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Газыйм Шәрапов. - Көч куеп, тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз. Комбайнчыларга төшке һәм кичке ашны басуга алып киләләр. Су ташу машинасы да даими кизү тора. Кулындагы заманча экспресс-җиһаз белән ул бөртекнең дымлылыгын безнең күз алдыбызда ук тикшерде. Дымлылык 18 процентны тәшкил итте. Бу нормаль дымлылык дәрәҗәсе.
Хуҗалыкта урып-җыю звеносы бердәм һәм көйле эшли. Алар һәр сәгатьнең кадерен белеп, тырышып хезмәт куялар. Ә бит алда - зур эш күләме, ә вакыт ашыктыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев