Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Тырышлык – төп уңыш

"ВАМИН-Аксу" ОООның Карасу бүлеге терлекчелек комплексында тормышның ничек, нинди темплар белән барганын тоясың. Биредә ул бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә туктап тормый. 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән хуҗалыкның эшчәнлек ритмы, механикалаштырылган ашату һәм машина белән саву операторларының, бозау караучыларның, ветеринария хезмәткәрләренең һәм шулай ук комплекс начальнигы Рөстәм...

"ВАМИН-Аксу" ОООның Карасу бүлеге терлекчелек комплексында тормышның ничек, нинди темплар белән барганын тоясың.


Биредә ул бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә туктап тормый. 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән хуҗалыкның эшчәнлек ритмы, механикалаштырылган ашату һәм машина белән саву операторларының, бозау караучыларның, ветеринария хезмәткәрләренең һәм шулай ук комплекс начальнигы Рөстәм Фәхретдиновның үз бурычларын ни дәрәҗәдә намуслы үтәвенә бәйле.
Комплекста барлыгы 30-35 кеше җәлеп ителгән, аларның күпчелеге комплекс эшли башлауның беренче көненнән үк, икенче төрле әйткәндә, соңгы биш елда хезмәт куялар.
Бүлекнең савым көтүендә генә дә 450 сыер бар, бүген аларның һәркайсы 10-13 килограмм кыйммәтле авыл хуҗалыгы проодукциясе бирә.
Иң яхшы механикалаштырылган тукландыру операторлары арасыннан безгә вакыт белән исәпләшмичә, гаиләләре белән дә сирәк күрешергә туры килгән Алексей Башатов һәм Илдар Газизҗановны атадылар. Сыер савучылар арасында - Хәмдия Нәҗметдинова һәм Фәния Ваһапова, бозау караучылар арасында Елена Исмәгыйлова, Суфия Мифтахова, Фәридә Закирова һәм Нурзия Хатыйпова аерылып торалар. Быелгысы язда аларның эше арткан-үткән ел белән чагыштырганда 100 башка күбрәк бозау алынган.
Рөстәм Абдрәшитов сүзләренә караганда, монда ветеринария хезмәткәрләре Александр Григорьев һәм Ринат Шәрифуллинның да хезмәт өлеше зур.
Яңа туган бозауларга ике атна дәвамында сөт эчереп кенә калмыйча, алар сәламәт булсын өчен кычыткан кайнатмасы, шулай ук аерым алым белән-кырмыска кислотасы кушып әзерләнгән әчегән сөт тә бирәләр. Гомумән алганда, комплекста җитештерү технологиясенең бөтен циклы үтәлә. Үгезләр билгеле бер сроктан соң симертү өчен агрофирма бүлекчәсенә озатыла, а таналар көтүне тулыландыру өчен калдырыла.
Барлык терлекләр дә кардада асрала һәм технологиягә нигезләнеп, сәгатьләп һәм минутлап азыклар белән тәэмин ителә, асылда бу комплексның төп уңышы булып тора да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев