Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Терлекчеләр династиясе вәкиле

"Алтэкс" агрофирмасындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы хезмәткәрләренең күпчелек өлеше - зур тәҗрибәле терлекчеләр. Шундыйларның берсе - терлекче Минтаһир Галиуллин. Ул терлекчеләр династиясе вәкиле. Минтаһирның әти-әнисе Гөлнур Гайнетдин кызы һәм Минзакир Мингата улы гомерләре буена фермада эшләгәннәр. Әнисе - сыер савучы, әтисе - терлекче булып. Минтаһир бала чактан ук фермага барып, әти-әнисенә ярдәм...

"Алтэкс" агрофирмасындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы хезмәткәрләренең күпчелек өлеше - зур тәҗрибәле терлекчеләр.


Шундыйларның берсе - терлекче Минтаһир Галиуллин. Ул терлекчеләр династиясе вәкиле. Минтаһирның әти-әнисе Гөлнур Гайнетдин кызы һәм Минзакир Мингата улы гомерләре буена фермада эшләгәннәр.


Әнисе - сыер савучы, әтисе - терлекче булып. Минтаһир бала чактан ук фермага барып, әти-әнисенә ярдәм итә. Ә инде мәктәпне тәмамлап һөнәр сайлау вакыты җиткәч, уйламыйча да фермага эшкә бара. Аның тормыш иптәше Гүзәл дә шул ук товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли.


Минтаһир Галиуллинның хезмәт стажы - 18 ел. - Тәҗрибәле, уңган, хезмәт сөючән хезмәткәр, -дип сөйлиләр аның турында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев