Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Көзге урак: көнбагышка вакыт җитте

«Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре югары табышлы көнбагыш культурасы игелгән мәйданнарның чирегеннән кара уңышны суктырып алдылар инде.

Район кырларында көзге урак дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, һавада дымлылык сакланганда – бу көнбагышны урып-җыю өчен иң уңышлы чор. Механизаторлар бу вакытны, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләп, зур йөкләнеш белән файдаланырга тырышалар. Өстәвенә, көзнең көйсез һава торышы да ашыктыра.

Урып-җыюны «Үзи» бүлекчәсендә урнашкан участоклардан башлаганнар. Суктыруга 5 комбайн җәлеп ителгән. Алар белән иң яхшы комбайнчы республика бәйгеләрендә күптапкыр җиңү яулаган тәҗрибәле игенчеләр Җәүдәт Сәйфуллин, Хөсәен Галиев, Алексей Кудряшов, Валерий Ендерюков, Александр Жарков идарә итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә көнбагыш инде биш ел игелә. Чәчү мәйданнары елдан-ел арта бара. 2021 елда әлеге культура 2500 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бүгенге көнгә 600 гектардан артык мәйданда 1500 тоннадан күбрәк көнбагыш суктырылган.

Көнбагыш мәйданнарының яртысыннан күбрәге «Мюд-Үзи» бүлекчәсенә туры килә.

– Комбайнчылар көнбагыш суктыруда бер атна чамасы эшли инде, – дип сөйли бүлекчә идарәчесе Газыйм Шәрәпов. – Комбайнчылар беренче көннән үк алган югары темпны киметмичә, нәтиҗәле эшлиләр.

Көнбагыш басулары сентябрь көннәрендә җәй көнендәге кебек матур, якты түгел. Ул соры, игътибарны җәлеп итми. Һәм бу өлгергәнлек турында сөйли. Кыр кораблары плантацияләр буйлап хәрәкәт итеп, кара уңышны суктырып, үзләре артыннан коры сабаклар гына калдыралар. Бераз вакыттан соң, басу читендә, бер генә минутны да югалтмыйча, бункерлардан кара уңыш орлыкларын Нурлатка саклауга ташучы транспорт әрҗәләренә бушаталар. Чимал ташучылар арасында бүлекчә механизаторлары Александр Сорокин, Фәрит Нотфуллин, Александр Седов бар. Урып-җыю комплексы көйле эшли. Бүгенге көндә уңыш гектарыннан 20 центнер тәшкил итә. Чагыштыру өчен: республика буенча уртача күрсәткеч гектардан 15 центнердан артык.

– Әлеге культураны игү технологиясен куллану яхшы уңыш алу мөмкинлеге бирде, – дип сөйли агроном Илья Крючков. – Чәчүлекләрне тәрбияләүне һәм башка агрочараларны вакытында һәм сыйфатлы башкардык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев