Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кул хезмәте дә таләп ителә

"Аксу Агро"да заманча технологияләрне терлекчелек тармагына актив кертәләр. Мисалга, яшь терлекләрне ашатуда монда "кормоняня" кулланыла. Бу җайланма үзе сөтне су белән куша, кирәкле витаминнарны өсти. Һәр терлектә булган чип буенча, яшен һәм аерым бозауга күпме азык тиешлеген билгели. Әмма кул хезмәте да әһәмиятлелеген югалтмый. "Аксу Агро"ның сөтчелек комплексында бозау караучылар...

"Аксу Агро"да заманча технологияләрне терлекчелек тармагына актив кертәләр.


Мисалга, яшь терлекләрне ашатуда монда "кормоняня" кулланыла. Бу җайланма үзе сөтне су белән куша, кирәкле витаминнарны өсти. Һәр терлектә булган чип буенча, яшен һәм аерым бозауга күпме азык тиешлеген билгели.

Әмма кул хезмәте да әһәмиятлелеген югалтмый. "Аксу Агро"ның сөтчелек комплексында бозау караучылар ике сменада эшлиләр. Комплекс ачылганнан бирле биредә алдынгы терлекче Рәмия Хамәтшина хезмәт куя.

- Әлбәттә инде, технологияләр хезмәтне җиңеләйтте. Әмма эшнең яңа төре пәйда булды - бозауларны аппаратка өйрәтергә, һәркайсын аның янына алып килеп, ашату барышын күзәтергә кирәк, - ди Рәмия Исмәгыйль кызы. Ольга Макарова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев