Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Эшең күңелеңә хуш килсә

Дуңгызчылык комплексы эшли башлаганнан бирле бик күп үзгәрешләр кичерде. Аның язмышын шунда эшләүчеләр дә уртаклаштылар. Шул исәптән "ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Смена" бүлеге җитәкчесе Рифкать Хәсәнов та. Монда ул утыз ел эшли инде. Ә аның хезмәт юлы болай башлана: медучилище тәмамлый, ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшли, аннан соң санэпидстанциягә күчә. 1980...

Дуңгызчылык комплексы эшли башлаганнан бирле бик күп үзгәрешләр кичерде.


Аның язмышын шунда эшләүчеләр дә уртаклаштылар. Шул исәптән "ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Смена" бүлеге җитәкчесе Рифкать Хәсәнов та. Монда ул утыз ел эшли инде. Ә аның хезмәт юлы болай башлана: медучилище тәмамлый, ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшли, аннан соң санэпидстанциягә күчә.
1980 елда автомат-дуңгызчылык комплексына эшкә урнаша. Сигез елдан соң фельдшерны дуңгызларны балалату цехына начальник итеп билгелиләр. Бу вакытта белгеч-медик Казан ветеринария институтында зоотехник белгечлеге ала. Аннан соң озак еллар буена автомат-дуңгызчылык комплексының зоотехник хезмәтен җитәкли. Бу дәвердә әлеге предприятиедә бихисап җитәкчеләр алмашына. Күпчелек эшчеләр исә үз коллективларына тугры калалар. Шул исәптән Рифкать Хәсәнов та. Бу предприятиедә эшләү аның гомерлек язмышына әверелә.
-Яхшы вакытлар да бар иде, - дип искә ала ул. - Сиксәненче еллар уртасында без елына 28 меңәр баш дуңгыз тапшыра идек! Ул чакта без республика чикләрендә дә танылдык. Үзебездә үк катнаш азык цехы эшләде, бөтен нәрсә дә җитеш иде. Заманча техника белән җиһазланган объектны карарга әллә кайлардан делегацияләр килде. Хезмәткәрләр өчен әйбәт социаль шартлар тудыру игътибар үзәгендә булды.
Ни кызганыч, вакытлар үзгәрә шул. Бүлек җитәкчесе искә алуынча, айлар буена эш хакы ала алмаган, азыкларны кредитка алган, биналарны мичкә утын ягып җылыткан чаклар да булмады түгел. Бәхеткә, бөтен нәрсә артта кала, предприятие таркалмый. Аны "ВАМИН-Аксу" үз канаты астына алгач, эш тагын алга китә. Кыска гына вакытта дуңгызлар саны ике меңнән унбиш мең башка җитә.
Бүген предприятие тамырдан үзгәрә. Дуңгызлар урынына монда мөгезле эре терлекләр үстерә башлыйлар. Кайбер цехлар ябылган, якын араларда соңгы 3,5 мең баш дуңгызларны да сатачаклар. Көзен биналар әзерләнде, 190 баш тана кайтарылды. Хезмәткәрләрнең кайберәүләре Ленин бүлегендәге товарлыклы-сөтчелек фермасына күчерелгән.
-Монда һәрвакытта да яхшы белгечләр эшләде,-дип уртаклаша фикерләре белән Рифкать Мидхәт улы. -Бүген дә менә дигән кешеләр эшли. Алар арасында Илнур Сәгыйтов, Юрий Турлуков та бар. Без эшне киңәшләшеп, үзара сөйләшеп алып барабыз. Җитәкче буларак, бүгенге катлаулы чорда мин коллективның ярдәмен сизеп эшлим. Шушы көннәрдә Рифкать Мидхәт улы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормышының күпчелек өлеше туган предприятиесенә бирелгән. Бу аз вакыт түгел, әлбәттә. Ә алда тагын да зур эшләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев