Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Басуларда урак өсте гөрли

Бүгенге көндә «Волга Селект» ҖЧҖ игенчеләре алдында торган төп бурыч – үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга салу.

Предприятие кырларында уракны 17 берәмлек комбайн алып бара, алар белән бер сулышта зур йөк машиналары да эшли. Бары бер басуда гына 12 берәмлек техника исәпләнә. Яңа уңыш ашлыгын Нурлат элеваторына озаталар.

– Урак өсте гөрли, көзге бодайны суктырабыз, рапс һәм арпаны урабыз, борчакны тулысынча җыеп алдык, – дип сөйли «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов. – Быел моңарча күрелмәгән мул уңыш үстерелде. Көзге бодай уңышы гектарыннан 38 центнер, аны барлык мәйданның 84 процентыннан җыеп алдык, борчак уңышы гектардан 33 центнер.

«Волга Селект» чәчүлек мәйданнары структурасында көзге бодай – 3898, борчак – 712, рапс – 2111, арпа – 2208, сабан бодай 1555 гектар тәшкил итә.

Биредә, һәр сезондагы кебек үк, эш төгәл оештырылган. Комбайнчыларның хезмәт хакы суктырылган иген исәбеннән генә чыгып исәпләнелми, аның сыйфатына да бәйле. Шуңа да комбайнчылар тулы көчкә эшли. Урып-җыюда катнашучыларның барысы да – предприятие кырларындагы барлык агротехник чараларда катнашучы чын җир уллары. Кырда бердәнбер басып тору – ул комбайн бункерыннан ашлык төяү мизгеле. «Волга Селект» урагы лидерлары арасында Анатолий Исаев, Николай Харитонов һәм Инсаф Сөләйманов бар. Алар һәр урып-җыю сезонында, шул исәптән «Волга Селект» басуларында да иңгә-иң куеп эшләүче тәҗрибәле комбайнчылар.

– Һава торышы гына яхшы булсын, игеннең бер бөртеген дә югалтмыйча җыеп алачакбыз, – диләр уңган игенчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев