Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районының Мюд ындыр табагына көн саен 300-400 тонна ашлык кайта

Бу көннәрдә «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы ындыр табагында эш кайный.

Эш ике сменада оештырылган. Склад мөдире Елена Валерова һәм үлчәүче Надежда Матвеева басудан кергән ашлыкны үлчәү һәм исәпкә алуны алып баралар.

Складка яңа уңыш ашлыгы белән бер-бер артлы тракторлар килеп тора. Механизаторлар Ильгизәр Питукин, Александр Седов, Олег Чернов, Николай Титов, Александр Сорокин һәм Владимир Борзов чиратлап әрҗәдәге муллыкны бетон җәелгән мәйданчыкка бушаталар. Механизаторлар Николай Капитонов һәм Денис Валеров бушатылган игенне урыннарга бүләләр, аннан зур тау формалаша. Һәр рейс белән аның күләме арта бара. Сезонлы эшчеләр Илнур Төхвәтуллин, Сәрия Питукина һәм Наил Гыйльфанов ашлыкны урнаштыруда ярдәм итәләр. Көн саен әлеге объектка 300-400 тоннага кадәр яңа уңыш ашлыгы килә.

Билгеле бер вакыттан соң ашлык база предприятиесенә озатылачак.

– Игенчеләребез бөртеклеләрдән яхшы уңыш үстерделәр, – дип билгеләп үтте филиал директоры Газыйм Шәрәпов. – Бүгенге көндә уртача уңдырышлылык гектарыннан 37 центнер тәшкил итте. Игенчеләр туктаусыз эшли, бөртеклеләрнең гомуми күләменнән 37 проценты суктырылды.

Ындыр табагында икмәкне кабул итүне оештыру белән Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштылар һәм аны бик яхшы яктан бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев