Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында урак өсте: комбайнчылар янына җыр белән

Мәдәният хезмәткәрләре Аксубай районы игенчеләренә җырлар белән ярдәм итәләр.

Бүген Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов җитәкчелегендәге агитбригада «Аксу Агро» ҖЧҖнең Яңа Үзи авылы белән янәшә урнашкан басуына чыкты.

Биредә, арпа кырында берьюлы ун комбайн эшләде. Аларны ипи-тоз, чәк-чәк һәм милли чуаш куасы белән каршы алдылар.

–Урып-җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә без бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданының 34 процентын җыеп алдык. Уртача уңыш гектарыннан 41,2 центнер тәшкил итә. Кызганычка каршы, районда урта яшь механизаторлар җитми. Безнең агрофирмага Биектау районының «Агротехнология» предприятиесе комбайнчылары – менә дигән егетләр җәлеп ителде. Урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз төгәлләрбез дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов.

Артистлар игенчеләргә милли киемнәрдә генә килмәделәр, ә өч телдә җырлар да башкардылар – комбайнчылар татар һәм чуаш көйләренә биеп, 80нче еллар хитларына кушылып җырладылар. Иске Үзи, Иске Тимошкино авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм искиткеч башкаручы Татьяна Григорьева дәртле җырлары белән игенчеләргә шатлык бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев