Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Тәҗрибә уртаклаштылар

«Аксубай Продкорпорациясе» ООО базасында көтүне яңарту, терлекләрнең генетик потенциалын һәм яшь терлекләрнең сакланышын яхшырту мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда Чистай нәсел предприятиесе хезмәт күрсәткән Кама арты зонасының җиде район вәкилләре катнашты. Чарага Кама арты зонасындагы барлык авыл хуҗалыгы формированиеләреннән көтүне яңарту буенча технологлар һәм районнарның нәсел-селекция хезмәтләре начальниклары килде....

«Аксубай Продкорпорациясе» ООО базасында көтүне яңарту, терлекләрнең генетик потенциалын һәм яшь терлекләрнең сакланышын яхшырту мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.


Семинарда Чистай нәсел предприятиесе хезмәт күрсәткән Кама арты зонасының җиде район вәкилләре катнашты. Чарага Кама арты зонасындагы барлык авыл хуҗалыгы формированиеләреннән көтүне яңарту буенча технологлар һәм районнарның нәсел-селекция хезмәтләре начальниклары килде.
Семинарда район башлыгы Камил Гилманов, ТР МСХиПның терлекчелектә нәсел эше буенча ГГСХУ ГКУ начальнигының беренче урынбасары Илдар Фәрхуллин, Чистай нәсел предприятиесе начальнигы Әхтәм Камалов, УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов,, район ветберләшмәсе һәм УСХиП белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар нигездә мөгезле эре терлекләрнең генетик потенциалын яхшырту, көтүне яңарту һәм яшь терлекләрне саклап калуда алдынгы технологияләрдән файдалану буенча ТР Хөкүмәте һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе программаларын тормышка ашыру турында сөйләделәр.
Семинарның практик өлеше «Аксубай Продкорпорациясе» агрофирмасының Тукай исемендәге бүлегенең товарлыклы-сөтчелек комплексында башланды. Килүчеләр буаз һәм сөт ташлаткан сыерлар асралган бинада булдылар. Җыелучылар алдында район УСХиП ның производство маркетинг бүлеге начальнигы Миниршат Алимов чыгыш ясады. Ул игътибарны тулы кыйммәтле бозау алу өчен сөт ташлаткан сыерларны аерым асрауга юнәлтте. Икенче корпуста технологларга эшләү өчен барлык җиһазлар булган технологлар кабинеты тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, монда белгечләр эше ике сменада оештырган. Технологлар шулай ук җентекле исәп тә алып баралар. Районның нәсел эше начальнигы Усман Нигъмәтуллин җыелучылар алдында документлар алып бару һәм материаллар белән эшләү турында чыгыш ясады.
Башка корпусларда концентратлаштырылган азыкларны ферментлаштыру өчен җиһазлар, солы һ.б. пешекләү өчен сыешлык күрсәтелде.
Семинарның практик өлеше комплексның бозаулату бүлегендә тәмамланды. Монда ветеринария хезмәте начальнигы Сәмигулла Мостафин бозаулар алуга, аларның сәламәтлеген саклауга һәм сыерлар авыруларын булдырмый калуга ярдәм иткән профилактик санитар-ветеринария чаралары турында сөйләде.
Семинарның теоретик өлеше һәм бозаулар алу буенча хуҗалыклар эшенә анализ ясау Такталы клубында үтте. Әхтәм Камалов чыгышы Кама арты зонасындагы хуҗалыкларның үткән ел йомгакларына кагылды. Аның сүзләренә караганда, безнең район алдынгылар исәбендә бара. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мөгезле эре терлекләр санын арттыруга да ирешкәннәр.
Шул ук вакытта әлеге эшне күз уңыннан ычкындырган районнар тәнкыйтькә дучар булдылар. Ул шулай ук әлеге һәм алдагы елларга технологлар эше буенча бурычларны да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев