Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Игенчеләр династиясе

Район кырларында урып-җыюга Назаровлар гаиләсе дә үз өлешен кертә.

“Аксу Агро” агрофирмасының “Чистополье” холдинг кампаниясе игенчеләре командасында мактаулы комбайнчы Юрий Назаров белән бергә, аның комбайнчы улы Андрей һәм бер экипажда кызы Анжела комбайчы ярдәмчесе булып эшли.

22 яшьлек кыз Яр Чаллы шәһәреннән эшеннән чыгып кайткан. Авылда туып үскән кызның бернинди эштән дә курыкмавы күренеп тора. Ул инде һөнәрнең үзенчәлекләрен үзләштерә – иртән әтисе белән машинаны җентекләп тикшерә. Шөрепләрне дә оста бора, детальләрне, чылбырларны һәм ныгытмаларны да майлый, фильтрларны да өрдерә, бункерны чүпчардан чистарта.

– Әти гомере буе комбайнчы булып эшләде, биш яшемнән мине үзе белән басуга ала иде. Кич белән тузанга батып өйгә кайта идек, бу бәхетле мизгелләрне әле дә хәтерлим. Ә хәзер комбайннарда чиста, кондиционер бар. Әти белән эшләр өчен, шәһәрдән кайтырга карар кылдым. Миңа ошый, – ди Анжела. – Шәһәрдә, әлбәттә, мөмкинлекләр күп, биредә – сезонлы эш. Әмма күпкә кызыграк.

55 яшьлек Юрий Давыдович үзе дә хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүдән башлый һәм дүртенче сыйныфтан соң беренче сезонны әле дә хәтерли – күзләр яна, барысын да аңлап бетерү теләге зур була.

– Тик комбайн штурвалын бары сигезенче сыйныфтан соң гына ышандырдылар, – дип искә алды комбайнчы, ә балалар кечкенәдән минем белән. – Төрле сезоннар булды – уңдырышлык буенча да, һава торышына кагылышлы да. Быел уңыш мул, җырлап эшлисе килә. Беренче басуда уңыш гектарыннан 70 центнердан артык тәшкил итте.

– Комбайнчы булып эшләгән унбер ел эчендә мондый уңышны күргән юк иде әле, – дип дәвам итте 28 яшьлек улы Андрей Назаров. – Уңыш бик әйбәт, бункерлар тулып кына тора, басып торулар юк. Комбайнчылар санкцияләрнең аларга куркыныч булмавы, уртак нәтиҗә өчен җан атулары турында фикер алыштылар. Ремонт эшләре һәм комбайннарны әзерләү чорында алар күп кенә запчастьларны үзләре ясарга күнеккән.

Аксуагрочылар бердәм чылбыр булып эшлиләр – һәр басуга берьюлы 15 комбайн керә. Без кыр корабларын Югары Баланда ягындагы “Актай” басуында очраттык. Комбайнчылар бер сменада – кичке сәгать 9га кадәр эшлиләр. Әмма эш шартларына зарланмыйлар. Эш хакыннан да канәгать. Комбайнчылар, сынамышларга сылтап, урып-җыюның кайчан тәмамланачагын гына әйтмиләр. Әмма августның коры булуы – алар өчен шатлык, уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мәгълүматларына караганда, 11 августка 13741 гектарда бөртекле культуралар җыеп алынган, бу барлык мәйданның 40 процентын тәшкил итә. Көзге бодайның 80 проценттан артыгы, арпаның 30 проценты җыеп алынган, борчак суктыру тулысынча төгәлләнгән диярлек. Бөртеклеләрнең уртача уңдырышы гектардан – 38,5 центнер, көзге бодай – 40 центнер, борчак – 30 центнер, арпа 38,3 центнер тәшкил итә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев