Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Үзләре ремонтлыйлар

"Аксу Агро" агрофирмасы карамагында егерме мең гектардан артык чәчүлек җире бар. Бу кадәрле мәйданнан лаеклы уңыш алыр өчен күпме техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары таләп ителүен күз алдына китерергә була. Шуның белән бергә аксуагрочылар узган ел 10 мең гектардан артык бөртеклеләр мәйданында бер әйләнештән 20 центнердан артык уңыш алдылар, ә...

"Аксу Агро" агрофирмасы карамагында егерме мең гектардан артык чәчүлек җире бар.


Бу кадәрле мәйданнан лаеклы уңыш алыр өчен күпме техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары таләп ителүен күз алдына китерергә була. Шуның белән бергә аксуагрочылар узган ел 10 мең гектардан артык бөртеклеләр мәйданында бер әйләнештән 20 центнердан артык уңыш алдылар, ә 3300 гектар шикәр чөгендере плантациясенең һәр гектары 300әр центнер тамыр-азык бирде. Әлбәттә инде, машиналарга квалификацияле һәм җитешле хезмәт күрсәтелмәгәндә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Агрофирмада куәтле техникаларга төп инвестиция предприятиесенең махсус бригадалары хезмәт күрсәтсә, безнең тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны механизаторлар үзләре ремонтлыйлар. "Аксу Агро"ның үзәк усадьбасы Иске Ибрайда машина-трактор парклары һәм ремонтлау мастерскойлары менә шуның өчен сакланган да. Әлеге техникаларга хезмәт күрсәтү структурасы совет чорыннан ук саклана. Иске станоклар җирле белгечләргә ышанычлы хезмәт итәләр. Алар кайчандыр Иске һәм Яңа Ибрай авылларында эшләп килгән элеккеге "Нур" һәм "Үсәр" колхозларыннан калган. Слесарь-моторист Миншакир Закиров мастерскойның иң өлкән осталарының берсе. Моңа кадәр ул 20 елдан артык чылбырлы тракторда эшли, ә туксанынчы еллар уртасында мехмастерскойга күчә һәм дизельләр ремонтлау эше белән шөгыльләнә башлый. Бүген яшьтәшләре аның турында шаяртып, «ул теләсә нинди чит ил техникасының "йөрәгенә" ачкыч таба» диләр.
Токарь Минсәлих Мотыйгуллин (рәсемдә) да югары квалификацияле белгеч. Аның станогы, кем әйтмешли, революция чорындагы, әмма аның астыннан чыккан детальләр кибетнеке кебек. Минсәлих агрофирмада алыштыргысыз хезмәткәр.
Агрофирма ремонтчылары бүген барлык техниканы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын тәртипкә китерәләр, әлеге эшне тәҗрибәле белгечләр башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев