Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Йортка – тәртип, авылга – муллык

Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 10 елга бер мәртәбә үткәрелә. Чираттагысы агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр уза. Бу авыл хуҗалыгы оешмаларын, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны колачлаган эре статистик тикшерү. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу мәсьәләләре буенча Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова белән әңгәмә корабыз. - 2006...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 10 елга бер мәртәбә үткәрелә.


Чираттагысы агымдагы елның 1 июленнән 15 августка кадәр уза. Бу авыл хуҗалыгы оешмаларын, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны колачлаган эре статистик тикшерү. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу мәсьәләләре буенча Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова белән әңгәмә корабыз.

- 2006 ел кампаниясеннән соң 10 ел вакыт эчендә авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең төрле категория субъектлары исәбе һәм активлыгы үзгәрде. Әлбәттә инде, быелгы исәпкә алуны оештыруда аерымлыклар да бар. Респондентлардан алыначак мәгълүматларны саклау гарантиясенә, сораштыру вакытында алдалау очракларын кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк. Районда авыл хуҗалыгында исәпкә алуның календарь планында каралган барлык эш этаплары башкарылган.

- Лидия Васильевна, хәзерге вакытка график буенча нинди чаралар үтәлгән?

- ВСХПның штаттан тыш хезмәте тарафыннан исәпкә алыначак объектлар исемлеген төзү, исәпкә алуны районлаштыру, схематик планнарны актуальләштерү, массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати-аңлату эшләре алып баруга бәйле күләмле эшләр башкарылды.

Исәпкә алуны районлаштыру эшен үткәрдек: безнең район территориясе инструкторлык һәм исәпкә алу участокларына бүленгән.

2016 елның 1 апреленә авыл хуҗалыгында исәпкә алуның 8768 объекты исәпләнә, шуның 11 е авыл хуҗалыгы предприятиеләре, 50 се крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 8707 се халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыгы объектлары.

Исәпкә алуны районлаштыру әлеге объектлар турындагы мәгълүматларны җыюны тормышка ашырачак затларга карата билгеләнгән уртача йөк нормасыннан чыгып үткәрелде. Исәпкә алуны районлаштыру йомгаклары буенча районда 3 инструкторлык һәм 19 исәпкә алу участогы бар. Исәпкә алуга кертелгән объектлар турында мәгълүматлар җыюны тормышка ашырган затлар өчен бина булдыру эше төгәлләнде. Барлык инструкторлык участоклары өчен дә биналар сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев