Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Яз – җаваплы чор

"Сөлчә" агрофирмасы базасында бүгенге көндә актуаль булган авыл хуҗалыгы производствосы проблемаларына багышланган семинар булып узды. Әлеге агрофирманың товарлыклы-сөтчелек фермасына авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветбелгечләр җыелды. -Соңгы вакытта әлеге терлекчелек объектында уңай якка үзгәрешләр күп булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, ферма эшенә анализ ясап. - Терлекләрне асрау,...

"Сөлчә" агрофирмасы базасында бүгенге көндә актуаль булган авыл хуҗалыгы производствосы проблемаларына багышланган семинар булып узды.

Әлеге агрофирманың товарлыклы-сөтчелек фермасына авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветбелгечләр җыелды.
-Соңгы вакытта әлеге терлекчелек объектында уңай якка үзгәрешләр күп булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, ферма эшенә анализ ясап. - Терлекләрне асрау, ашату, тәрбияләү шартларын яхшырту буенча барлык күрсәтмәләр дә исәпкә алынган. Азыклар мәсьәләсе дә хәл ителгән. Көтүне яңарту, югары продуктлы терлекләр сатып алу - бүгенге көннең төп бурычы.
Семинарда катнашучылар корпусларны карадылар. Биналарда тәртип, коры, авыру тудыручы микробларның таралуына юл куймас өчен, алар даими җилләтелә.Идәннәр йогышсызландырылган эремә белән капланган. Сөтлебикәләр кардаларда утлап йөри.
-Терлекләр саф һавада күбрәк булырга, ә калган вакытта савылырга, тукланырга һәм ял итәргә тиеш, - дип ассызыклады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов. - Табигать факторыннан файдалану мөһим. Бу витаминлаштыру да, минераллар алмашуын яхшырту да, микробларга каршы көрәш тә.
Ветберләшмә башлыгы Сәмигулла Мостафин, сыерларны, яңа туган бозауларны ашату, тәрбияләү мәсьәләләрен күтәреп, Кукмара районы терлекчеләре үрнәгенә тукталды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бозауларга тиешле сыерларны һәм яңа туган бозауларны тәрбияләүдә (аларның үлеменә юл куймас һәм сәламәт үсеш алуларын тәэмин итү өчен) "Аксу Агро" сөт комплексы тәҗрибәсендә өйрәнергә кирәк, дип билгеләп үттеләр.
ххх
Машина-трактор паркында әзерлек линейкасында торган авыл хуҗалыгы машиналарын районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм механикалаштыру белгечләре игътибарына тәкъдим иттеләр. Семинарда катнашучылар ремонт эшләре барышы белән таныштылар, парк территориясен карадылар. Белгечләр "Сөлчә" ҖЧҖның язгы кыр эшләренә әзерлегенә югары бәя бирделәр. Шуның белән беррәттән семинар-киңәшмәдә язгы чәчүгә әзерлек планында районга кагылышлы уртак мәсьәләләр дә күтәрелде.
-Планлаштырылган эшләрнең барысына да җитешү өчен вакыт аз калып бара, - дип билгеләп үтте районның аграр тармак җитәкчесе. - Яз иртә киләме, соңмы - бу мөһим түгел.
-Дымны югалту сәбәпле генә дә ун проценттан артык уңдырыш югала, - дип раслады район башлыгы Камил Гилманов.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгының ындыр табагында да булдылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең, Россельхозцентрның агрономия хезмәте вәкилләре җитәкчеләр һәм белгечләр игътибарына биопрепаратлар үрнәген тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев