Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Яхшы бәя бирелде

Районда агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү булып үтте. Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге техник кораллану секторы мөдире Ян Клетенков, район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, УСХиПның игенчелек...

Районда агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү булып үтте.


Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге техник кораллану секторы мөдире Ян Клетенков, район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, УСХиПның игенчелек буенча консультанты Хизбулла Сөнгатуллин булган бәяләү комиссиясе районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыкты.

Бәяләү комиссиясе әгъзалары хуҗалыкларны өч юнәлеш - машина-трактор паркларының әзерлеге - тракторларның, тырмалау, тукландыру, чәчү агрегатларының, чәчү комплексларының техник торышын, ремонт звенолары составын, күчмә эретеп-ябыштыру агрегаты, күчмә ягулык салу техникасы белән тулыланышны тикшерделәр.

Шулай ук хезмәтне саклауга бәйле күп кенә сорауларга да зур игътибар бирелде - ремонт һәм язгы кыр эшләре вакытында имгәнүләрне кисәтү инструкцияләреннән алып, механизаторларның махсус өс киеме, аяк киеме һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителешенә кадәр. Комиссия әгъзаларын шулай ук игенчелек мәсьәләләре дә кызыксындырды. Шул исәптән: эш планнары, бөртеклеләр орлыгы сыйфаты, чәчүлек материалның фитопатологик анализы, чәчүне үткәрү бүенча исәп-хисап, орлыклар инструкциясе, агулау материалының әзерлеге һәм башкалар. Һәр пункт буенча баллар исәпләнде.

2016 елның язында чәчү эшләренә төрле маркадагы 250 дән артык трактор һәм аларга 90 нан артык тагылма җәлеп ителәчәк.

"Аксубай АФ" ҖЧҖдә комиссия әгъзаларын тулы әзерлектә каршы алдылар. Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев озатуында комиссия "Луч" бүлегенең машина-трактор паркында булды. Тиздән агрегатлар белән комплекслар беренче агрочараларны үтәү өчен төрле участокларга нәкъ менә шуннан кузгалачак. Ә әлегә алар төз саф булып үз сәгатен көтә. Техник карау аларның әзерлеген раслады. Машина-трактор паркында Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләренең кыр хезмәтчәннәре белән очрашуы рәсми булмаган мохитта үтте. Очрашу вакытында эш шартларына бәйле көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.

- Безнең механизаторлар үз бурычларын яхшы беләләр, эшкә үтә җаваплы якын киләләр. Чәчүне оешкан төстә үткәрербез дип ышанам, - дип сөйли Әхнәф Сөниев.

Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы предприятиесенең ашлык складында булдылар, чәчүлек материалга бәя бирделәр.

Тикшерү маршруты "Мюд", "Сөнчәле", "Смена" (әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә керә)бүлекләрен колачлады. Комиссия машина-трактор парклары, ашлык складларында булды, кыр хезмәтчәннәре белән очрашып аралашты. Комиссия әгъзалары техникалар әзерлегенә яхшы бәя бирделәр, кайбер техник сорауларны урында ук хәл иттеләр.

Тикшерү йомгагы: "Аксубай АФ" мөмкин булган 40 баллдан 39 ны җыйды.

Бәяләү комиссиясе "Актай" агрофирмасының үзәк базасында булып, техник паркны, ашлык складын карады. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Иван Шугаев алдагы чорга эшләр, планнар белән таныштырды. Комиссия техник арсеналның язгы чәчү эшләренә әзерлек дәрәҗәсен яхшы яктан бәяләде.

"Аксу Агро" агрофирмасының үзәк базасында барлык төр чәчү агрегатлары, комплекслары һәм тракторлар әзерлек линейкасына куелган.

- Быел агрофирманың техник паркы яңа агрегатлар белән тулыланды. Бу зур өметләр уята. Игенчеләр һәм белгечләр бай тәҗрибәгә һәм белемгә ия. Без мондый техника белән кырда тулы куәткә эшләргә әзер, - дип сөйли агрофирма җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов.

Тикшерү комиссиясе һәр берәмлек техника торышын канәгатьләнерлек дип тапты. Биредә кыр эшләренең барлык вак-төягенә кадәр уйлап эшләнелгән. Иң мөһим мәсьәлә - хезмәтне саклау. Соңгы биш елда әлеге күпсанлы коллективта производствода бер генә имгәнү очрагының да теркәлмәве, иминлекне тәэмин итү эшенең тиешле дәрәҗәдә булуы хакында сөйли. Ә эшчеләр белән трактор паркында очрашу "Аксу Агро" хезмәтчәннәренең кыр эшләрен күтәренке кәеф белән каршы алуын исбатлады. Кыр эшләрен башкару өчен хуҗалыкта ашламалар да тиешле күләмдә кайтарылган. Ул ябык түбәле ындыр табагында өеп куелган. Тикшерү комиссиясе вәкилләре ашлык складында булып, техник документлар - чәчүне үткәрүгә бәйле эш планы, чәчүлек материал торышы белән таныштылар, аларның үрнәкләре күргәзмә итеп куелган иде. Комиссия әгъзалары чәчүлек материал торышына да яхшы бәя бирде. Тулаем алганда агрофирма мөмкин булган кырык баллны тулысынча яулап, шул рәвешле язгы чәчүгә әзерлек буенча бәйгедә беренче урынны алды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев