Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уңыш механизаторларга бәйле

"Аксубай" Агрофирмасы"ның "Луч" бүлегендә чәчү эшләрен үткәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Аның эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре һәм баш агрономнар катнашты. Район җитәкчеләренең һәм белгечләрнең әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә очрашуы язгы кыр эшләре барышы белән танышу мизгеле булды. Семинарда катнашучылар ындыр табагына җыелдылар. Аның беренче өлеше орлыкларны агулауга багышланды. Россельхозцентрның...

"Аксубай" Агрофирмасы"ның "Луч" бүлегендә чәчү эшләрен үткәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды.



Аның эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре һәм баш агрономнар катнашты. Район җитәкчеләренең һәм белгечләрнең әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә очрашуы язгы кыр эшләре барышы белән танышу мизгеле булды. Семинарда катнашучылар ындыр табагына җыелдылар. Аның беренче өлеше орлыкларны агулауга багышланды. Россельхозцентрның Аксубай бүлеге район хуҗалыкларыннан алынган орлыкларга анализ нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм ачыкланган авыруларга каршы препаратлар куллану буенча күрсәтмәләр әзерләнгән иде.


Россельхозцентрның Казан филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин үсемлекләр үсеше һәм аларны авырулардан саклау өчен биологик һәм химик препаратларны ничек нәтиҗәле файдалану, орлыкчылык базарында үзеңне ничек яклау турында сөйләде.


-Быел ашламаларга бәйле хәл катлаулы, - дип кисәтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов. - Шуның өчен аларны куллануга белеп һәм җиде кат үлчәп якын килергә кирәк. Безнең белгечләр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.


Семинарда катнашучылар орлыкларны агулау агрегатын карадылар, алардан файдалану буенча киңәшләр тыңладылар.


Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре шулай ук машина-трактор паркын да карадылар. Чәчү агрегатлары алар өчен игътибар үзәгенә әверелде.
-Безнең бурыч - чәчүне кыска срокларда һәм сыйфатлы үткәрү, - дип билгеләп үтте Хәлил Хәлимов. - Табигый дымнан максималь файдаланып калырга кирәк. Нинди уңыш алуыбыз - үзебезгә, үзебезнең тырышлыкка, эшне оста һәм белеп оештыруыбызга бәйле.


Районның агросәнәгать комплексы җитәкчесе кыр эшләрен оештыру мәсьәләләренә тукталды, җыелучыларга чәчү агрегатлары механизмнарын туфрак тирәнлеге буенча көйләүгә бәйле киңәшләр бирде.

Семинар уздырылган көнгә кадәр әлеге хуҗалыкта кыр эшләре тулы куәткә барды. Техниканың бер өлеше күпьеллык үләннәрне тукландыру (план буенча 2000 гектар 1800 гектарга якынында әлеге агрочара уздырылган) һәм көзге культураларны тукландыру (3000 гектарның 600 гектарында уздырылган) белән мәшгуль. Агрофирма кырларында шулай ук күпьеллык үләннәрне тырмалау алып барыла. Бу агрочара план буенча каралган 2000 гектарның 900 гектарына якын мәйданда үткәрелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев