Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уңыш лабораториядән башлана

Яз башы - авыл хуҗалыгы производствосы хезмәткәре өчен генә киеренке чор түгел. Россельхозцентрның Аксубай бүлеге хезмәткәрләре өчен дә җаваплы вакыт. Әлеге бүлек район үсемлекчеләре өчен мөһим миссия башкара. Орлыкчылык белгечләренең зур булмаган коллективы район кырлары иминлеге сагында тора дип әйтергә була. Беренче категорияле агрономнар Раҗия Сабитова һәм Айсылу Зәйдуллина орлыклар...

Яз башы - авыл хуҗалыгы производствосы хезмәткәре өчен генә киеренке чор түгел.


Россельхозцентрның Аксубай бүлеге хезмәткәрләре өчен дә җаваплы вакыт. Әлеге бүлек район үсемлекчеләре өчен мөһим миссия башкара. Орлыкчылык белгечләренең зур булмаган коллективы район кырлары иминлеге сагында тора дип әйтергә була.

Беренче категорияле агрономнар Раҗия Сабитова һәм Айсылу Зәйдуллина орлыклар өстендә эшлиләр. Аларга ярдәмгә тармак ветераны Галина Быстрова да килә. Алар берәмтекле, җитди эш башкаралар. Көндәлек эш - район хуҗалыкларыннан анализга китерелгән орлыкларны аралау, чәчү һәм аларның үсешен күзәтү. Чүп үләннәрен, корткычларны да алар ачыклый. Тикшерүнең барлык комплексыннан соң нәтиҗәләрне хуҗалык агрономнарына тәкъдим итәләр, чәчүлек орлык материалы, ашламаларга кагылышлы киңәшләр бирәләр.

- Игенчеләрнең нинди икмәк үстерүе безнең эш сыйфатына бәйле, - дип сөйли Россельхозцентрның Аксубай бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов. - Ә безнең агрономнар бөтен тырышлыкларын куялар.

Әлеге эштә һөнәри осталык нигезен үсемлекчелек өлкәсендәге белем, орлык чәчү, үстерү, тәрбияләү күнекмәләре генә түгел, операцияләрне үтәүдә төгәллек һәм игътибар да алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев