Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уртак эшкә тырыш хезмәт

Инновацион технологияләр техникумының өйрәнү хуҗалыгында кызу чор башланды. Хуҗалык 440 гектар мәйдан били. Монда үстерелгән һәр нәрсә белем бирү учреждениесе мәнфәгатьләренә тотыла. Укучылар ел әйләнәсе бушлай туклансын өчен хезмәткәрләргә дә, балаларга да тир түгеп эшләргә туры килә. Кыр эшләренә техникум хуҗалыгында булган барлык техника җәлеп ителгән. Без белгеч-агроном Минсәгыйть Бикмөхәммәтов...

Инновацион технологияләр техникумының өйрәнү хуҗалыгында кызу чор башланды.


Хуҗалык 440 гектар мәйдан били. Монда үстерелгән һәр нәрсә белем бирү учреждениесе мәнфәгатьләренә тотыла. Укучылар ел әйләнәсе бушлай туклансын өчен хезмәткәрләргә дә, балаларга да тир түгеп эшләргә туры килә.
Кыр эшләренә техникум хуҗалыгында булган барлык техника җәлеп ителгән. Без белгеч-агроном Минсәгыйть Бикмөхәммәтов белән бирегә килгәндә, комбайннар арпа суктыралар иде. Әлеге культура биредә 120 гектар били. Производствога өйрәтү мастерлары Александр Пеньков, Андрей Иванов, Сергей Ермишкин, Владимир Степанов, Владимир Иванов идарә иткән алты комбайн бер-бер артлы тезелеп, артларыннан тигез теземнәр калдырып баралар. Тәҗрибәле мастерлар һәм комбайнчылар белән бергә 3 курс укучысы Юрий Кузнецов та эшли. Производствога өйрәтү мастеры Николай Пеньков әйтүенчә, ул остазларыннан һич тә калышмый икән. Юра үзе идарә иткән "Дон" бункерыннан көн саен 200 центнер бөртек бушата. КамАЗ шоферлары Геннадий Чернов, Алексей Давыдов иртәдән кичкә кадәр бөртекне ындыр табагына ташыйлар. Александр Ефимов уракта катнашучыларны ягулык һәм су белән тәэмин итә.
Кырда күзләрне урак өстендә генә була торган матур манзара иркәли. Әйләнә-тирәгә комбайннар гүләве таралган. Каршыда гына көзге арыш саламын пресслаган төргәкләр тезелеп ята. Бу исә Сергей Ихтоновның эш нәтиҗәсе. Аларны техникумның терлекчелек объектына илтәләр. Анда исә Александр Алексеев һәм Петр Антонов эшли. Производствога өйрәтү мастерлары Николай Иванов һәм Николай Марков янәшәдәге участокта көзгә сөрү эше белән шөгыльләнәләр.
Техникум пешекчесе Яна Явгаева кырга төшке һәм кичке ашларны китерә. Пешекчеләр әзерләгән тәмле ризыклардан һәркем канәгать.
Өйрәнү хуҗалыгының ындыр табагында да эш гөрләп тора. Монда урнашкан тәртипкә һәр хуҗалык көнләшә ала. Кырдан кергән ашлыкны Владимир Тихонов бөртек чистарту машинасы аша чыгара.
Урып-җыю кампаниясендә "Һөнәри лицей" хезмәткәрләренә ярдәмгә Мария Ендерюкова килгән. Элек ул дуңгызлар, бозаулар караган, ә инде урак өстендә өйдә кул кушырып утырырга яратмый.
-Шундый чакта күңел түзеп торамы соң?-дип сөйли Мария Ивановна. -Монда эшләгәндә бөтен хәсрәтләр дә онытыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев