Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уңган игенче

Авыл хуҗалыгы производствосындагы уңышлар барыннан да элек хезмәтчәннәрнең фидакарьлегенә бәйле. Үз һөнәрләренә тугры булган чын осталар көч куйган җирдә эш тә җайлы бара. "Сөлчә" ҖЧҖдә - һәр кеше исәптә. Эш тәҗрибәсе зур булган механизаторлар бигрәк тә. Хуҗалык җитәкчеләре аларга зур өметләр баглыйлар. Рафаэль Сафиуллин - шундыйлардан. Ул бөтен гомерен әлеге...

Авыл хуҗалыгы производствосындагы уңышлар барыннан да элек хезмәтчәннәрнең фидакарьлегенә бәйле.


Үз һөнәрләренә тугры булган чын осталар көч куйган җирдә эш тә җайлы бара. "Сөлчә" ҖЧҖдә - һәр кеше исәптә. Эш тәҗрибәсе зур булган механизаторлар бигрәк тә. Хуҗалык җитәкчеләре аларга зур өметләр баглыйлар. Рафаэль Сафиуллин - шундыйлардан. Ул бөтен гомерен әлеге хезмәткә багышлаган.

Иске Кыязлы урта мәктәбендә сигез сыйныф белем алганнан соң техника белән эшли башлый. Яшьтән үк авыр, әмма авыл өчен мөһим булган һөнәрне үз итә.

-Рафаэль Абдулла улы - үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән механизатор, - дип мактап сөйли "Сөлчә" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Мансур Минебаев. - Ул эштә ышанычлы, нинди генә эшне йөкләсәң дә, намуслы башкара.

Язгы кыр эшләре чорында җир сөрү, туфрак йомшарту белән мәшгуль. Чәчү дә аның катнашыннан башка үтми. Җәен дә Рафаэль Сафиуллинның эше җитәрлек. Игенче чәчүлек мәйданнарын корткычлардан һәм авырулардан саклап, басуларны гербицидлар белән эшкәртә. Пар участоклары да көч куюны таләп итә. Механизатор азык хәзерләүдә дә һәрвакыт алдынгылар сафында. МТЗ-1221 тракторында комбайннар астыннан яшел массаны сусыл азык салу урынына ташый. Узган елда механикалаштырылган звено составында сенаж һәм силос салуда җиң сызганып эшләгән. Азыклар җәйгә кадәр җитәрлек итеп әзерләнгән.

Көз җитү белән уңган механизатор басуларны көзге чәчүгә әзерли. Туфракны йомшартып, көзге культуралар чәчә. Кышкы эш-мәшәкатьләр дә кул кушырып утырырга ирек бирми. Ул кырдан саламны товарлыклы-сөтчелек фермасына ташый. Шулай итеп аның 40 ел гомере туган хуҗалыгына хезмәт итүгә багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев