Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Төп байлык – хезмәтчәннәр

Түбән Савруш сөтчелек фермасы районның барлык агросәнәгать комплексы игътибарын җәлеп иткән объектка әйләнде. Узган ял көннәрендә монда берьюлы берничә вакыйга булды. Белгечләр семинары Шимбә көнне «Аксубай» Агрофирмасы»ның Чирмешән бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм УСХиП белгечләре җыелды. Семинар-киңәшмә үткәрү өчен әлеге объект очраклы гына сайланмады. Быелгысы җәйдә...

Түбән Савруш сөтчелек фермасы районның барлык агросәнәгать комплексы игътибарын җәлеп иткән объектка әйләнде. Узган ял көннәрендә монда берьюлы берничә вакыйга булды.

Белгечләр семинары
Шимбә көнне «Аксубай» Агрофирмасы»ның Чирмешән бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм УСХиП белгечләре җыелды.
Семинар-киңәшмә үткәрү өчен әлеге объект очраклы гына сайланмады. Быелгысы җәйдә биредә корпуслар капиталь ремонтланды, түбәләре яңартылды, биналар эчендә дә күләмле эшләр башкарылды. Бер сүз белән әйткәндә, терлекчелек таләпләренә туры килгән барлык эшләр эшләнде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар ремонтчылар эшенә бәя бирделәр, малларны асрау шартлары, терлекчеләр эше белән таныштылар. Тотрыклы савым алу өчен монда барысы да исәпкә алынган. Бигрәк тә азыкларга аерым игътибар бирелә. Яңа азык өләшкеч файдаланыла (агрофирма әлеге техниканы 2 миллион 800 мең сумга вакытында сатып алып калган). Агрофирманың генераль директоры урынбасары Әхнәф Сөниев ферма территориясендә үк катнаш азык хәзерләү мөмкинлеге биргән тегермән булдыру планнары белән дә уртаклашты.
- Бер ел нәтиҗәле эшләдек, - дип семинарга йомгак ясады район башлыгы Камил Гилманов. - «Аксубай» Агрофирмасы»нда да бер ел эчендә күп үзгәрешләр булды. Алга таба нинди юнәлеш буенча эшләргә кирәклеге күз алдында...
-Безнең эштә иң мөһиме тотылган чыгымнарны каплау. Вакыт таләп итә икән, димәк, җитештерү технологиясен үзгәртергә, эшкә аңлап якын килергә кирәк. Тотылган бер сум ике сум табыш алып килерлек итеп хезмәт куярга кирәк. Семинарда катнашучыларның Әхнәф Галимулловичны юбилее белән тәбрик итүләре иң күңелле мизгел булды!
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әхнәф Сөниевнең «Аксубай» Агрофирмасы» ҖЧҖне җитәкләвенә дә бер ел вакыт үтеп киткән. Шул көннәрдә Әхнәф Галимулла улы алтмыш яшь тулуын билгеләп үтте. Карьера баскычыннан күтәрелү җиңел булмый аңа. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгында тир түгә башлый, Алексеевск районы «Алга» колхозының бозаулар фермасында эшли. Бер елдан соң Буа ветеринария техникумына укырга керә. Ветеринария табибы белгечлеге алганнан соң Алексеевск районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куя. Икемеңенче елда Сөниевлар гаиләсе эре крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра һәм ул бүгенге көнгә кадәр авыл хуҗалыгы производствосы планнарын уңышлы тормышка ашырып килә. Безнең районда бер ел эшләү чорында ул игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да күп эшләр башкарырга өлгерде. Алтмыш яшьлек юбилеен Әхнәф Сөниев җитәкчеләр һәм хуҗалык хезмәтчәннәре белән очрашып, эш урынында каршы алды.
Хезмәттәшләр, рәхим итегез
Түбән Савруш фермасында моңа кадәр шул чаклы кешенең булганы юк иде әле.
Якшәмбе көнне монда агрофирманың барлык бүлекләреннән ферма хезмәтчәннәре җыелды. Алар биналарны, корпусларны, кабинетларны зур кызыксыну белән күзәттеләр.
- Без сезне яңа ел алдыннан шатлык-сөенечләребез белән уртаклашырга чакырдык, - диде хуҗалык исеменнән кунакларга мөрәҗәгать итеп, Әхнәф Сөниев. - Бүген әлеге ферма хезмәткәрләре заманча шартларда эшлиләр. Биредә чиста, якты, барысы да механикалаштырылган.
Әлбәттә инде, мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен күп көч куярга, зур акчалар тотарга туры килгән. Җитәкче билгеләп үткәнчә, бу мөһим эштән бер генә авыл кешесе дә читтә калмаган. Ул әлеге объектны ремонтлауда катнашкан һәр кеше турында бары тик мактау сүзләре генә әйтте. Фермада Кыш бабай белән Кар кызы пәйда булгач, барысы да гаҗәпкә калды! Алар бирегә җыелучыларны яңа ел белән җылы тәбрикләделәр!
Терлекчеләр белән очрашу мул табын артында үтте. Әхнәф Сөниев хезмәтчәннәрне яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек теләде.
Юбилей белән котлау!
Очрашу темасы башка юнәлеш алды. «Аксубай» Агрофирмасы» терлекчеләре җитәкчеләренә сюрприз әзерләгәннәр. Һәр бүлек хезмәтчәннәре чын күңелдән Әхнәф Галимулловичны юбилее белән котладылар, бүләкләр бирделәр, сәламәтлек һәм яңа казанышларга ирешүен теләделәр. Ә бит агрофирма хезмәтчәннәре киләчәкнең матур булуын, предприятиенең чәчәк атуын аның белән бәйлиләр. Тантана дулкынландыргыч мохиттә үтте. Татар, рус, чуаш җырлары яңгырады. Юбиляр адресына бик күп тәбрикләү сүзләре әйтелде. Концерт номерларын терлекчеләрнең балалары - Савгач мәктәбе укучылары әзерләгәннәр. Терлекчеләр берьюлы өй туен, яңа ел бәйрәмен һәм җитәкчеләренең юбилеен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев