Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Түләмә – куркыныч авыру

Белгечләр раславынча, безнең тирәбездә терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә куркынычлы булган бик күп авыру бар. Шуларның берсе - түләмә авыруы турында сөйләүне үтенеп без районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафинга мөрәҗәгать иттек. - Аңлатыгыз әле, зинһар, әлеге авыруның үзенчәлеге нидә? - Түләмә - үтә куркыныч авыру. Башка күп кенә...

Белгечләр раславынча, безнең тирәбездә терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә куркынычлы булган бик күп авыру бар.


Шуларның берсе - түләмә авыруы турында сөйләүне үтенеп без районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафинга мөрәҗәгать иттек.

- Аңлатыгыз әле, зинһар, әлеге авыруның үзенчәлеге нидә?

- Түләмә - үтә куркыныч авыру. Башка күп кенә йогышлы авырулардан аермалы буларак, әлеге авыру вакытында вак споралар тышкы мохиттә 100 елга кадәр яши ала һәм кеше яки хайван организмына эләккән очракта, кабаттан авыру уята.

Түләмә авыруы кискен үтә һәм һәрвакытта да дөрес диагноз кую мөмкинлеге бирми. Мисалга, хайван авыру йоктырды ди. Ул ашамый, су эчми, хәле начарлана. Мондый хәлне күреп, мал хуҗасы гадәттә, матди планда зыян килмәсен дип, аны сугымга җибәрергә карар кыла. Итен сата. Нәтиҗәдә иткә кагылган (суйганда, эшкәрткәндә, сатканда) һәр кеше үз дозасын ала. Мал чалынган, ит чабылган, сатылган урын озак вакыт түләмә авыруы китереп чыгару чыганагы булып тора.

Бу бигрәк тә мөгезле эре терлек, сарыклар, кәҗәләр, атлар өчен куркыныч, ә дуңгыз, эт һәм мәчеләр өчен алай ук түгел.

- Ветеринариянең заманча алымнарын кулланып зарарланган хайваннар һәм кешеләрне коткарырга мөмкинме?

- Дөрес диагноз куелган һәм тиешле дәвалау билгеләнгәндә терлекләрне дәваларга мөмкин. Безнең бурыч - авыруга юл куймау. Районның ветеринария хезмәте елына ике тапкыр барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә, сарыкларга, кәҗә һәм атларга түләмә авыруына каршы прививка ясый. Профилактикалауда вакциналар кулланыла. Бары тик вакытында ясалган прививка гына әлеге куркыныч авырудан саклап кала ала.

- Безнең төбәктә авыру очракларының теркәлгәне бармы?

- Соңгы елларда Татарстанда түләмә Кукмара районындагы торак пунктларның берсендә теркәлде. Чирле малны чалуда катнашкан кешеләрдә дә авыру барлыгы ачыкланды. Безнең район территориясендә түләмә белән авырып үлгән терлекләр күмелгән җиде үләт базы бар, алар күмелгән һәм саркофаг белән ябылган. Әмма, нинди генә очракта да, авыру куркынычын истән чыгарырга ярамый. Кабатлап әйтәм, бу авырудан бары тик профилактик чаралар гына саклап кала ала.

Фото cdn-st1.rtr-vesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев