Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Теләк кенә кирәк

Роза Минебаева компьютер күнекмәләрен махсус белемсез һәм квалификацияне күтәрү курслары үтмәгән килеш үзләштерә һәм «Аксу Агро» ООО мегафермасының ЭВМ операторы буларак аның алыштыргысыз хезмәткәренә әверелә. Ибрай терлекчелек комплексын файдалануга тапшырган көннән алып якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге өстәмә эш урыннары пәйда булудан җиңел сулап куйдылар. Яңа Ибрайдан Минебаевлар гаиләсе дә яңа...

Роза Минебаева компьютер күнекмәләрен махсус белемсез һәм квалификацияне күтәрү курслары үтмәгән килеш үзләштерә һәм «Аксу Агро» ООО мегафермасының ЭВМ операторы буларак аның алыштыргысыз хезмәткәренә әверелә.


Ибрай терлекчелек комплексын файдалануга тапшырган көннән алып якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге өстәмә эш урыннары пәйда булудан җиңел сулап куйдылар. Яңа Ибрайдан Минебаевлар гаиләсе дә яңа мегафермада эшләргә теләк белдерәләр. Гаилә башлыгы Ринатны терлекче итеп билгелиләр, ә Розага агрофирма җитәкчелеге яңа вазифа-ЭВМ операторы вазифасын йөкли. Ул озак еллар «Үсәр» күмәк хуҗалыгында сыер савучы булып эшләсә дә, күпмедер вакыт өйдә эшсез утыра, әмма гаиләсе өчен акча эшләп табу теләге зур була. Менә шул теләк һәм катлаулы тормыш аны компьютер эше күнекмәләрен үзләштерергә мәҗбүр итә дә инде. Гаиләдә өч бала, өстәвенә өлкән кызлары федераль университетта белем ала.
«Аксу Агро» ООО мегафермасы бүгенге көндә районда зур көч таләп ителә торган эшләр тулысынча автоматлаштырылган һәм компьютерлаштырылган бердәнбер терлекчелек комплексы булып тора. Шуның өстенә, мегаферманың бозаулардан алып савым көтүенә кадәр барлык мөгезле эре терлекләр турындагы мәгълүматларны үз эченә алган бердәм компьютер челтәре булдырылган. Савым залы, бозаулату бүлеге, таналар корпусы челтәре буйлап барлык мәгълүматлар Роза Минебаева компьютерына агыла. Терлек муенына эленгән датчик буенча компьютер аша сыерның номерын билгелиләр, савым буенча мәгълүматларны кертәләр, аның физиологик торышын өйрәнәләр. Мисалга, әгәр сыер аксый, авырый яки «ауга» килгән икән, терлек савым залыннан чыкканда компьютер аның халәтен билгели һәм белгечкә җибәрә. Шулай ук гомуми залдан савым көтүен бозаулату бүлегенә урнаштыру сроклары да күзәтелә. Шул рәвешле бозау турындагы мәгълүматлар терлекне списать иткәнчегә кадәр мегаферманың мәгълүматлар базасында саклана.
Махсус урнаштыру программасы буенча бозауларны тиешле температурага кадәр җылытылган сөт һәм катнаш азыклар белән тәэмин итәргә сәләтле «азык өләшкечләр» дип аталган компьютер җайланмалары да шулай ук зур тәэсирләр уята. Аларның һәркайсы муенчак буенча билгеләнә һәм үзәктән тиешле күләмдә азык ала. Бозау «азык өләшкечкә икенче кабат килгәндә» компьютер аны кире кага. Әлбәттә инде, Розаның бүлмәсе мегаферманың үзенчәлекле йөрәге булып тора, продукция алу, терлекләр баш санын саклап калу, димәк мегаферманы үстерү перспективасы, турыдан-туры аның төгәл эшләвенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Аксу Агро» ООО мегафермасы