Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Техника хәзерләнә

"Актай" ООО ремонтчылары һәм механизаторлары алда торган язгы чәчүне яхшы әзерлекле техника белән каршылыйлар. "Актай" ООО генераль директоры Иван Шугаев сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиесе ремонтчылары үткән көздә кыр эшләре тәмамланганнан соң ук техникаларны ремонтлауга керештеләр. Шунда ук слесарьлардан һәм механизаторлардан торган ремонтчылар бригадасы төзелгән. Шул рәвешле көзге-кышкы чорда булган...

"Актай" ООО ремонтчылары һәм механизаторлары алда торган язгы чәчүне яхшы әзерлекле техника белән каршылыйлар.


"Актай" ООО генераль директоры Иван Шугаев сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиесе ремонтчылары үткән көздә кыр эшләре тәмамланганнан соң ук техникаларны ремонтлауга керештеләр.
Шунда ук слесарьлардан һәм механизаторлардан торган ремонтчылар бригадасы төзелгән.
Шул рәвешле көзге-кышкы чорда булган 300 тырманың барысы да 100 процент ремонтланган. Культиваторларны хәзерләү дә төгәлләнгән. Сигез чәчкечнең алтысы әзер, калганнары җылы ремонт боксына куелган һәм җитешсезлекләрне бетерү һәм ремонтлау өчен сүтелгән.
Монда звено җитәкчесе, эретеп-ябыштыручы Владимир Степановның, ремонтчылар Александр Горбатов, Салават Исламов, тимерче Анатолий Турлуков, Анатолий Тюркинның хезмәт өлеше зур.
"Актай" ОООның баш инженеры Михаил Ефимов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы машиналарын үзвакытында ремонтлауда ремонтчыларның бердәм тырышлыгыннан тыш, аларны запас частьлар, күмер белән тәэмин итү дә мөһим роль уйный. Моннан тыш, барлык ремонт цехлары да утын ягып җылытыла, ә бу слесарьларның нормаль эшләвен тәэмин итә. Алексей Офимкин, Николай Тихейкин территорияне кардан чистарту белән мәшгуль.
Бүген һәр механизатор үзенең корыч атын ремонтлау белән шөгыльләнә. Быел "актайлылар" язгы-көзге кыр эшләренә 5 чылбырлы, 6 тәгәрмәчле трактор әзерлиләр. Чәчүлекләрне ашламалар белән тукландыруны башкару өчен механизатор Николай Тихейкинның "Туман" агрегаты, ә ашламалар төяү өчен Николай Александровның К-701 тракторы базасында погрузчик әзерләнгән. Механизатор Андрей Горбатов МТЗ-80 тракторында көндәлек нарядларны башкара.
Тулаем алганда, игенчеләр язгы кыр эшләренә әзер, һава торышы яхшыру белән барлык техника да чәчү эшләренә чыгачак һәм аның вакытында һәм сыйфатлы төгәлләнәчәгенә ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Актай” ООО