Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Тамыразыклар җыелды

"Алтэкс" ОООда көзге кыр эшләре төгәлләнә. Биредә шикәр чөгендерен үз вакытында җыеп алдылар. Октябрь башында тамыразыклар җыеп алынып бетте инде. Хуҗалыкта әлеге культура 100 гектар мәйдан били. тамыразыкларны җыеп алу эшен минималь срокларда, тоташ яңгырлар башланганчы төгәлләү исәп тотып оештырылган иде. Механизатор Рөстәм Натиев чөгендер яфрагын чаптыртуны башкарды. Шикәр чөгендерен...

"Алтэкс" ОООда көзге кыр эшләре төгәлләнә.


Биредә шикәр чөгендерен үз вакытында җыеп алдылар. Октябрь башында тамыразыклар җыеп алынып бетте инде. Хуҗалыкта әлеге культура 100 гектар мәйдан били. тамыразыкларны җыеп алу эшен минималь срокларда, тоташ яңгырлар башланганчы төгәлләү исәп тотып оештырылган иде.
Механизатор Рөстәм Натиев чөгендер яфрагын чаптыртуны башкарды. Шикәр чөгендерен казып алу ике сменада алып барылды. Петр Исаев КС-6да иртәдән кичкә кадәр чөгендер кырында булды (ул пенсия яшендә булуга карамастан предприятие иминлеге өчен хезмәт куя). Комбайнчы Фәнис Җәлалетдинов та кичке алтыдан төн уртасына кадәр чөгендер җыеп алу комбайнында җиң сызганып хезмәт куйды. Механизатор Илфик Натиев чөгендерне комбайннан өемнәргә ташу белән мәшгуль булды. Ильяс Волков ПС-4,2 төягечендә чөгендерне шикәр заводына озату өчен КамАЗ машиналарына төяп тора. Эшкәртү пунктына 1000 тоннадан артык татлы тамыр озатылган, калганы өемнәрдә тора әле. Һәр көнне шикәр заводына 200 тонна татлы тамыр озатыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе шоферлары Нәҗип Фәттахов, Марсель Мифтахов, Чирмешән районыннан шәхси шоферлар Михаил Даркаев һәм Вячеслав Шахин заводка шикәр чөгендерен өзлексез ташыйлар. Шоферлар һәр көнне Нурлатка өчәр рейс ясыйлар.
-Быел шикәр чөгендере уңышы мулдан булды, бер әйләнештән 210 центнердан артык алдык, - дип сөйли "Алтэкс" ООО управляющие Мансур Минебаев. - Моңа бик күп факторлар уңай йогынты ясады. Механизаторлар барлык агрочараларны-тукландыруны, чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртүне үзвакытында үткәрделәр. Шулай ук һава торышының уңай булуы да ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев