Сөт – табыш
Шәхси йорт хуҗалары сөт "бизнесы"ның файдалы булуына көннән-көн инана баралар. Авыл кагыйдәләре буенча сыерны сөт булсын өчен асрыйлар. Әгәр дә артып калган продукцияне сөт җыючыга тапшырасың икән, ай азагында "хезмәт хакы" аласың. Ә ул тапшырылган продукция күләменә бәйле. Шуңа күрә дә чын хуҗалар бер баш кына түгел, ә берничә сөтлебикә...
Шәхси йорт хуҗалары сөт "бизнесы"ның файдалы булуына көннән-көн инана баралар.
Авыл кагыйдәләре буенча сыерны сөт булсын өчен асрыйлар. Әгәр дә артып калган продукцияне сөт җыючыга тапшырасың икән, ай азагында "хезмәт хакы" аласың. Ә ул тапшырылган продукция күләменә бәйле. Шуңа күрә дә чын хуҗалар бер баш кына түгел, ә берничә сөтлебикә асрыйлар һәм тапшырылган сөтнең сыйфатын арттырырга тырышалар. Мисалга, узган елның 2 ноябрендә тулаем район буенча шәхси йорт хуҗалары 16 тонна 678 килограмм сөт тапшырдылар. Быелгысы елның шул датасына - тонна ярымга күбрәк Иске Татар Адәмсуы, Иске Үзи, Трудолюбово авыл җирлекләре халкы узган елның шул чорына карата сөт тапшыруны икеләтә арттырганнар. Ә искеибрайлылар районда иң күп сөт тапшыручылар булып торалар, алар 2400 килограмм сөт сатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев