Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Сөт җитештерү алдынгылары

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово" бүлеге терлекчеләре май заводына җиде тоннадан артык сөт тапшыралар. Трудолюбово бүлеге бүген-"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының барлык бүлекләре арасында сөт җитештерү буенча бәхәссез лидер. Трудолюбовлылар район буенча да бер сыердан сөт савып алуда "Аксу-Агро" агрофирмасының мегакомплексыннан гына калышалар. Бүгенге көндә "Трудолюбово" бүлегенең терлекчелек комплексында 1500 баштан артык мөгезле эре терлек...

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово" бүлеге терлекчеләре май заводына җиде тоннадан артык сөт тапшыралар.


Трудолюбово бүлеге бүген-"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының барлык бүлекләре арасында сөт җитештерү буенча бәхәссез лидер. Трудолюбовлылар район буенча да бер сыердан сөт савып алуда "Аксу-Агро" агрофирмасының мегакомплексыннан гына калышалар.
Бүгенге көндә "Трудолюбово" бүлегенең терлекчелек комплексында 1500 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 650 башы сыерлар.Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә савымчылар Рушания Гайфуллина, Ольга Тимофеева, Дания Нигъмәтуллина, Татьяна Сулбаева, Әлфия Камалова, Надежда Крестина, Любовь Касьянова, Любовь Упинина, Мария Пискарева, Гөлия Канәфина, Сәидә Гатина, Гөлсем Мингалимова һәм Гөлкәй Смелованың да хезмәт өлеше зур.
Терлекчеләр Минәсхат Шиһапов, Николай Ершов, Харис Канәфин, Николай Пискарев, Илшат Сафиуллин, Азат Әхмәтҗанов, Фаил Хәмидуллин һәм Виталий Мартынов та тырыш хезмәт өлеше кертәләр.
Монда эш каплатудан алып бозаулар алу һәм аларны үстерүгә кадәр алып барыла. Сөтчелек комплексында орлыкландыру эше дә җентекле оештырылган. Барлык кирәкле әйберләр һәм материаллар белән җиһазландырылган, кабат җитештерү технологлары кабинеты бар. Кабат җитештерү хезмәте эшчеләре Татьяна Маслова һәм аның ярдәмчесе Татьяна Крылова көтүне яңарту буенча тиешле документлар тутыру эшен алып баралар.
Башкарылган эшләр бәрабәренә, гыйнвар аеның беренче көннәрендә генә дә монда 55 бозау алынган. Яшь терлекләр бозау караучылар Лидия Гарипова, Марина Ерышева, Лариса Сулбаева, Мәрбия Нургалиева, Зинаида Никитина тәрбиясендә. Бертуган Иван һәм Григорий Сулбаевлар карамагында ике айдан 6 айга кадәрле ике йөзгә якын бозау бар. Василий Марфуткин һәм Юрий Тихонов зуррак бозауларны тәрбияләү белән мәшгуль.
Көтүне ел саен яңартып тору сыйфатлы нәтиҗәләр бирә. Менә шуның өчен таналарны тәрбияләү иң яхшы белгечләрнең берсе Рафаэль Канәфинга тапшырылган. Аның карамагында 140 баш тана исәпләнә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, терлекчеләр Радик Сафиуллин һәм Равил Яруллин каплату яшендә булган таналардан бер килограммга кадәр тәүлеклек артым алалар. Кысыр сыерларны тәрбияләү хезмәт стажы зур булган Касыйм Канәфин карамагында.Сөт комплексы мөдире Өлфәт Имамов сүзләренә караганда, кардаларга салам кертелгән, терлекләр ылыслы өстәмә алалар. Сыерлар 18дән артык азык берәмлеге алалар. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым 3,8 процент майлылыктагы 11-12 литр тәшкил итә.
Очрашу вакытында "Трудолюбово" бүлеге җитәкчесе Рәдиф Канәфин билгеләп үткәнчә, килешеп эшләүче тәҗрибәле коллектив продукция җитештерүне арттыруда төп факторларның берсе булып тора.
Шул рәвешле, сөтчелек комплексында 52 терлекче эшли. Сөт саву җиһазлары операторы Ирек Минабетдинов, ветеринария табиблары - бертуган Сергей һәм Алексей Яковлевлар, механизаторлар Андрей Ирдулкин, Виталий Архипов, Ирек Фатыйхов, Анатолий Касьянов, слесарьлар Рушан Насыйров, Александр Крестин һ.б. уртак эшкә үзләреннән зур хезмәт өлеше кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев