Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Сездән башка кемгә?

Аавыл хуҗалыгы безнең районда өстенлекле һәм бюджетка нигез салучы тармак булып тора. Районда югары квалификацияле авыл хуҗалыгы белгечләренә мохтаҗлык сизелә. Шуңа күрә дә югары аграр уку йортлары укытучыларының быел Аксубай мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашуы оештырылды. -Авыл хуҗалыгына яңа техника кайтты, яңа технологияләр кертелде, - дип әйтте УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов....

Аавыл хуҗалыгы безнең районда өстенлекле һәм бюджетка нигез салучы тармак булып тора.


Районда югары квалификацияле авыл хуҗалыгы белгечләренә мохтаҗлык сизелә. Шуңа күрә дә югары аграр уку йортлары укытучыларының быел Аксубай мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашуы оештырылды.

-Авыл хуҗалыгына яңа техника кайтты, яңа технологияләр кертелде, - дип әйтте УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов. -Шәһәр кешесе авыл хуҗалыгын күтәрергә кайтмаячак. Өлкән хезмәткәрләр исә лаеклы ялга китәләр. Шулай булгач, сездән башка кем һөнәр алып, район, авыл иминлеге хакына хезмәт куярга тиеш?

Идарә җитәкчесе билгеләп үткәнчә, район инженер-гидравликларга, инженер-электрикларга, мал табибларына, зоотехникларга зур котлык кичерә. Максатчан белем алу белән кызыксынучылар 1 апрельгә кадәр УСХиПка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу ысул белән укучылар, кагыйдә буларак, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан өстәмә стипендия алалар, бу исә аларга сизелерлек ярдәм булачак. Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып, авылга эшкә кайтучыларга 100 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелә һәм ел дәвамында ай саен хезмәт хакларына 5 мең сум акча өстәлә. Районда торак төзелешен субсидияләү программалары да эшли.

Югары уку йортларын аларның укытучылары тәкъдир итте. Алар хәзерләү юнәлешләре, фәнни, спорт, мәдәният казанышлары хакында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев