Савым арта
Район буенча сөт савып алу күрсәткечләре арту ягында. Сөт - ул товар, аны сатудан кергән табыш авыл хуҗалыгы предприятиеләре казнасын тулыландырырга, шулай ук терлекчеләрнең тотрыклы хезмәт хакын тәэмин итәргә тиеш. Сөтне күбрәк алган саен, эш хакы да арта. Ферма хезмәткәрләре моны яхшы аңлыйлар һәм савым көтүенең продуктлылыгын күтәрергә тырышалар. Узган...
Район буенча сөт савып алу күрсәткечләре арту ягында.
Сөт - ул товар, аны сатудан кергән табыш авыл хуҗалыгы предприятиеләре казнасын тулыландырырга, шулай ук терлекчеләрнең тотрыклы хезмәт хакын тәэмин итәргә тиеш. Сөтне күбрәк алган саен, эш хакы да арта. Ферма хезмәткәрләре моны яхшы аңлыйлар һәм савым көтүенең продуктлылыгын күтәрергә тырышалар. Узган елның декабрь башында район буенча тулаем савым 53 тонна 400 килограмм тәшкил иткән булса, бүген исә сөтне ике тоннага күбрәк алалар. "Аксубай АФ" ААҖнең "Луч", "Чирмешән", "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Смена" бүлекчәләре, "Аксу Агро"ның сөт комплексы, "Сөлчә" ААҖнең товарлыклы-сөтчелек фермалары яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев