Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Һәр эштә беренчеләрдән

Бүгенге көндә "Аксу Агро" агрофирмасында үсемчелекнең һәр юнәлеше буенча эшләр актив алып барыла. Урып-җыю эшләре башлангач Рифкать Сөләйманов азык борчагы чабу белән мәшгуль иде. Хуҗалыкта әлеге культура 500 гектар мәйдан били. Р. Сөләйманов көн саен утыз гектардан артык мәйданны сенаж салу өчен чаптырды. Үзе йөгәрләгән "Нью-Холланд"та иртә таңнан алып кичке...

Бүгенге көндә "Аксу Агро" агрофирмасында үсемчелекнең һәр юнәлеше буенча эшләр актив алып барыла.


Урып-җыю эшләре башлангач Рифкать Сөләйманов азык борчагы чабу белән мәшгуль иде. Хуҗалыкта әлеге культура 500 гектар мәйдан били. Р. Сөләйманов көн саен утыз гектардан артык мәйданны сенаж салу өчен чаптырды. Үзе йөгәрләгән "Нью-Холланд"та иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр хезмәт куйган механизатор көнлек норманы арттырып үтәде. Борчак суктыруда эшен тәмамлагач Рифкать Сөләйманов үзе идарә иткән комбайнда күпьеллык үләннәрне чаптыруга кереште. Бу механизатор көн саен 35әр гектарәлеге культуранычаптыра.
- Рифкать Сөләйманов-агрофирманың иң яхшы механизаторларыннан берсе,-дип сөйли генераль директор урынбасары Вәкил Нәгыймов. - Аңа һәр эш-не дә ышанып тапшырып була.
Игенченең буш вакыты булмый, диярлек. Күпъеллык үләннәрне чаптырудан соң, механизатор көзге культураларны чаптыруга керешәчәк. Әнә шундый хезмәткәрләр булганга, эш гөрләп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев