Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Остадан эш тә курка

«Аксу Агро»ның сөт комплексында тәүлек әйләнәсе эш кайный. Без бирегә килгән көнне дә иртәнге 9 сәгатьтә, бу вакытта шәһәр халкы йокыдан да уянмаган була әле, монда эш көне күптән башланган иде инде. Карап торсаң, кырмыска оясындагы кебек, эшчеләр ыгы-зыгы килә, аларның һәркайсы үз эшен белеп, намус белән башкара. Мисалга, хәтта...

«Аксу Агро»ның сөт комплексында тәүлек әйләнәсе эш кайный.

Без бирегә килгән көнне дә иртәнге 9 сәгатьтә, бу вакытта шәһәр халкы йокыдан да уянмаган була әле, монда эш көне күптән башланган иде инде. Карап торсаң, кырмыска оясындагы кебек, эшчеләр ыгы-зыгы килә, аларның һәркайсы үз эшен белеп, намус белән башкара. Мисалга, хәтта сакчылар да җитәкче белән элемтәгә кереп, аңардан рөхсәт алмый торып, безне комплекска кертмәделәр.
-Миңа димәгәе, губернатор килмиме, җитәкчелектән боерык булмый торып, кертергә хакым юк,- дик тәкрарлады сакта торучы, безнең кемнәр һәм ни өчен килүебезне аңлатуыбызга карамастан.
Ниһаять үткәрү пунктын уздык (өстәвенә, комплекска керүченең һәркайсы махсус сыекча белән йогышсызландырылган келәм аша үтә). Ферма территориясендә һәм биналар эчендә безгә таныш булган хуш ис борынны ярып керә. Тук сөтлебикәләр безне кызыксынып күзәтәләр. Алар савымнан соң, тыныч кына күшәүләрен дәвам итәләр. Әйтергә кирәк, монда бирегә керүче кешеләр генә түгел, транспорт та йогышсызландыру үтә икән. Атнага бер тапкыр терлекләргә дә әлеге процедураны кабул итәргә туры килә.
-Әлеге сыекча малларның тоякларын ныгытуга булышлык итә, -дип аңлата безнең белән барган, УСХиП җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Миниршат Алимов.
«Аксу Агро»ның сөтчелек комплексы - районда нәтиҗәле эшләүче комплексларның берсе. Монда 3320 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 1650 се савым сыерлары. Предприятие узган ел 68136 центнер сөт җитештергән, бу 2013 елдагыдан дүрт меңгә күбрәк.
Азыклар буенча технолог Руфия Нургатина күрсәтмәләрне белеп бирә. Аның вазыйфасына азыкларны дөрес саклау, аларны өләшү һәм азыкөләшкеч техникасын белеп урнаштыру бурычы керә.
-Руфия Җәүдәт кызы терлекчелек тармагында яңа кеше түгел, - дип сөйли комплекс директоры Равил Мусин. - Аның әлеге өлкәдә 35 еллык хезмәт стажы бар. Азыклар буенча белгеч иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эштә.
Ибрай комплексында семинарлар еш уздырыла. Без килгән көнне дә бирегә тәҗрибә уртаклашу өчен «Агроинвест»ның башка филиалларыннан бозау караучылар килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев