Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Нәтиҗәләр яхшыра

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының ике бүлегендә терлекләрне кышкы араннарда асрау һәм сөт җитештерү мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә үтте. Семинар эшенә район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте. Анда УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре һәм аларга беркетелгән район үзәге җитәкчеләре катнашты. Семинар эше «Тимошкино» бүлегендә башланып китте, монда терлекчелек биналары идеаль...


«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының ике бүлегендә терлекләрне кышкы араннарда асрау һәм сөт җитештерү мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә үтте.

Семинар эшенә район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте. Анда УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре һәм аларга беркетелгән район үзәге җитәкчеләре катнашты.
Семинар эше «Тимошкино» бүлегендә башланып китте, монда терлекчелек биналары идеаль тәртиптә тотыла. Биредә семинар үткәрүгә яхшы хәзерләнгән булулары сизелеп тора. Семинарда катнашучыларга фермадагы тәртип һәм терлекләр асраудан тыш, ашату рационын да тәкъдим иттеләр. Терлекләр күбрәк вакыт кардаларда асрала, бирегә салам җитәрлек күләмдә кайтарылган. Фермада яфрак азык та, дару үләннәре запасы да тупланган, бозаулар өчен барлык шартлар булдырылган. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хуҗа булган җирдә-тәртип тә бар, димәк продукция дә булачак.
Ленин исемендәге бүлектә дә кышка яхшы хәзерләнгәннәр. Производствога салынган инвестициянең терлекләрнең продуктлылыгын күтәрүгә эшләве сизелеп тора. Азыклар запасы, эшчеләрнең эшкә җаваплы каравы-боларның барысы да соңгы нәтиҗәгә юнәлтелгән.
-Безнең соңгы очрашудан соң, сөт җитештерү өлкәсендә алга китеш сизелә,-диде Камил Гилманов.-Безнең бурыч - уртак көч белән сөт җитештерүне яхшырту. Моның өчен барлык шартлар бар. Яхшы азык базасы булганда терлекләр рационын баланслаштырырга, азыкларга витаминнар һәм биокушылмалар өстәргә. Сыерларның җилене шешү авыруына юл куймас өчен терлекләр астына вакланган салам җәяргә, фермаларда үтәли җил һәм дымлылыкны бетерергә, барлык зоотехник һәм ветеринар таләпләрне үтәргә. Ахыр чиктә, сыйфатсыз сыерларны таналарга алмаштырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев