Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Нәтиҗәле эшләү өчен тәҗрибә кирәк

Нурлат районында терлекчелек буенча 2015 нче елның 1 кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Нурлат, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Спасс, Әлки зооветбелгечләре һәм безнең районнан 18 вәкил катнашты. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәкип Нәҗипов терлекчелек буенча елның беренче кварталы...

Нурлат районында терлекчелек буенча 2015 нче елның 1 кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча зональ семинар-киңәшмә узды.



Семинар эшендә Нурлат, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Спасс, Әлки зооветбелгечләре һәм безнең районнан 18 вәкил катнашты. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәкип Нәҗипов терлекчелек буенча елның беренче кварталы йомгаклары һәм җәйге чорга бурычлар белән таныштырды.


- Эшчәнлекнең күп кенә юнәлешләре буенча уңай мохит саклануга карамастан, республика буенча савымнарның кимүе борчу тудыра, - дип билгеләп үтте ул.
Республиканың терлекчелек комплекслары эшчәнлеге анализларыннан күренгәнчә, безнең район Кама аръягы зонасында иң яхшылар рәтендә. Шул исәптән сөт җитештерү һәм бозаулар алу буенча да.


Лейкоз белән авыру очракларын да билгеләп үттеләр. Терлекчелек тармагын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Көн кадагына кертелгән төп мәсьәләләрнең берсе - товарлыклы-сөтчелек фермалары территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык оештыру һәм үләт базларын тәртипкә китерү.


Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Нурлат районындагы сөт комплексларының берсендә булдылар, төрле аспектлардан чыгып, эш барышы белән таныштылар. Нурлат-коллегаларның сыерларда мастит авыруын кисәтү һәм дәвалау алымнары катнашучыларның игътибарын җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев