Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Мюд» игенчеләре финиш сызыгына җитте

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы игенчеләре сабан бодаен урып-җыюны соңгы гектарларда алып баралар.

Бу хуҗалыкта бөртекле культуралар өчен 9 мең гектарга якын җир бүлеп бирелгән. Финишка да күп калмады, алар урып-җыюны төгәлләү ягында. 

Уракны тәҗрибәле игенчеләр Александр Кустенев, Руслан Кондрашов, Денис Седов, Владимир Петров идарә итә торган ашлык җыю комбайннары алып бара. Комбайнчыларнывң ярдәмчеләре булып Александр һәм Евгений Курдюковлар, Николай Анорьев эшли. 

Комбайннардан суктырылган икмәкне ындыр табагына Александр Сорокин, Иван Анисимов, Петр Охотов, Николай Титов автомобильләрдә һәм тракторларда ташыйлар, ут-күздән саклану өчен су тутырылган машина белән Сергей Сотников кизү тора. Комбайнчылар һәм транспортчылар туктаусыз эшли. Урып-җыю эшләрен уңышлы алып бару өчен игенчеләр техник планда барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, шулай ук кайнар аш (төшке һәм кичке ашлар) белән тәэмин итү дә оештырылган. 

 –Безнең игенчеләр яхшы эшли белә, – ди «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов. – Комбайнчыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар инде тузган техниканы ремонтлап, үз куллары белән җыйдылар, урып-җыю чорында да тырышып эшлиләр. Без аларга өмет багладык, алар сынатмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК