Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Машиналарга да техник карау кирәк

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасына техник карау үткәрелә. Татарстан Республикасының Аксубай районы буенча Дәүләт техник карау идарәсендә юридик затларда булган 250 гә якын шундый техника барлыгы теркәлгән. Әлеге мөһим чара беренчеләрдән булып "Сөт иле Аксу" ҖЧҖдә үтте. Әлеге агрофирмада иллегә якын үзйөрешле техника һәм йөздән артык трактор бар....

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасына техник карау үткәрелә.



Татарстан Республикасының Аксубай районы буенча Дәүләт техник карау идарәсендә юридик затларда булган 250 гә якын шундый техника барлыгы теркәлгән. Әлеге мөһим чара беренчеләрдән булып "Сөт иле Аксу" ҖЧҖдә үтте. Әлеге агрофирмада иллегә якын үзйөрешле техника һәм йөздән артык трактор бар. Тикшерү һәр берәмлек техника торышын канәгатьләнерлек, дип бәяләде.


Шулай ук "Аксубай" АФ", "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Сөлчә", "Актай"да да әлеге төр техникага техник карау үткәрү югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Район үзәгенең универсаль технологияләр техникумы, Аксубай урман хуҗалыгы һәм май заводы да үзләрендә булган махсус техниканы техник карауга тәкъдим иттеләр һәм югары бәя алдылар.


Дәүләт техник карау идарәсе җитәкчесе Газинур Зәйдуллин машиналар гына түгел, шулай ук аларның документлары да катгый тикшерелә дип билгеләп үтте. Аларның барысы да тәртипкә китерелгән.


Районда яшәүче физик затларда шундый төр техника берничә тапкырга күбрәк. Май башында техник карауга үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тәкъдим ителәчәк. Аларга да шундый ук тәлапләр куела.


- Билгеләнгән көнне машина хуҗаларына транспорт чараларын һәм үзйөрешле машиналарны техник карауга куярга кирәк булачак, - диде Газинур Зәйдуллин. - Тикшерү үтү урыны һәм вакыты авыл җирлеге башлыклары белән киңәшләшеп билгеләнгән.


Авыл җирлекләрендә техник карау уздыру графигын тәкъдим итәбез. Шулай итеп, 5 май көнне - Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләре, 6 майда - Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт, 7 майда - Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино, 12 майда - Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино, 13 майда - Беловка, Иске Үзи һәм Иске Кыязлы, 14 майда - Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай, 15 майда - Яңа Кармәт, Кәкре Күл һәм Карасу, 19 майда - Шәрбән һәм Трудолюбово, 20 майда Сөнчәле һәм Мюд авыл җирлекләрендә, Аксубайда 15 еннән 30 майга кадәр, 14.00 сәгатьтән соң техник караулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев