Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кышлатуга әзер

Үткән атнада "Аксубай продкорпорациясе" ООО базасында терлекләрне кышын араннарда асрау, азыкларның кышкы рационын эшләү һәм сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды. Семинар Такталы бүлегенең сөтчелек комплексында үтте. Аны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Киңәшмәдә УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, УСХиП белгечләре, агрофирмаларның генераль директорлары һәм белгечләре, ТР Авыл хуҗалыгы...

Үткән атнада "Аксубай продкорпорациясе" ООО базасында терлекләрне кышын араннарда асрау, азыкларның кышкы рационын эшләү һәм сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды.


Семинар Такталы бүлегенең сөтчелек комплексында үтте. Аны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Киңәшмәдә УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, УСХиП белгечләре, агрофирмаларның генераль директорлары һәм белгечләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре катнашты.
Билгеләп үтелгәнчә, агрофирмада терлекләрне кышын араннарда асрау чорына җентекле хәзерләнгәннәр-биналарда агымдагы ремонт үткәрелгән, азык җитәрлек күләмдә хәзерләнгән.
Район башлыгы семинарны ачып, игътибарны кышкы рационнар эшләүгә юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, быел районда бер типтагы ашату кулланылган. Шуның бәрабәренә сөт җитештерү күзгә күренеп артты. Хәзер дә азыклар берничә елга җитәрлек хәзерләнгән, аларны бары тик балансланган тукландыруда белеп файдаланырга гына кирәк.
Казан галимнәре җыелучыларга сыерларның мастит авыруы белән авыру куркынычын киметү һәм сөт бирүне арттыру мөмкинлеген биргән сыер саву алымын күрсәттеләр. Алар шулай ук профилактик дарулар, биоазыклар һ.б. куллануны тәкъдим иттеләр.
Семинар соңында район башлыгы Камил Гилманов терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен белгечләр һәм терлекчеләр арасында семинар-укулар үткәрүне оештырырга кирәк дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев