Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кышлату уңышлы үтә

Соңгы вакытта районның терлекчелек секторында алга китеш күзәтелә. Соңгы ике елда күзәтелгән уңай булмаган һава торышы шартларында да агрофирма терлекләр баш санын киметмәде, авыл хуҗалыгы терлекләре саны киресенчә артты гына. «Аксубай Продкорпорациясе» ООО да мөгезле эре терлекләр санын арттыру һәм түбән продукция бирә торган сыерларны югары продукциялегә алмаштыру юнәлеше белән...

Соңгы вакытта районның терлекчелек секторында алга китеш күзәтелә.

Соңгы ике елда күзәтелгән уңай булмаган һава торышы шартларында да агрофирма терлекләр баш санын киметмәде, авыл хуҗалыгы терлекләре саны киресенчә артты гына.
«Аксубай Продкорпорациясе» ООО да мөгезле эре терлекләр санын арттыру һәм түбән продукция бирә торган сыерларны югары продукциялегә алмаштыру юнәлеше белән баралар. Бүген монда 2870 мөгезле эре терлек бар. Шуларның 780 е савым сыерлары.
Продкорпорация үз алдына куйган бурычны үти. -Безнең агрофирма фермалар сакланып калынган һәр торак пунктта эш урыннары булдыра. Тукай исемендәге һәм «Чирмешән» бүлекләрендә савым сыерлары асрала. К.Маркс исемендәге бүлектә каплату яшендәге таналар асрала, «Луч» һәм Киров исемендәге бүлекләрдә дә фермалар терлек белән тулыландырыла. Терлекләрнең һәм орлыкландыру хезмәте хезмәткәрләренең бердәм эше нәтиҗәсендә гыйнварда 130 га якын, февраль аенда 100 дән артык бозау алынган.
Күптөрле уңай факторлар нәтиҗәсендә сөт җитештерүнең артуы күзәтелә. Бу, беренчедән, балансланган азыклар. Һәр бүлек катнаш азыкларны үзе җитештерә, аңа БМВД, майсыз түп, акбур һәм микроөстәмәләр кушыла. Бозаулар рационына шулай ук балык мае, витаминнар һәм азык чүпрәсе дә кертелгән. Икенчедән, яраксыз дип табылган сыерлар берне бозаулаган сыерлар белән алмаштырыла һәм, өченчедән, биредә бай хезмәт тәҗрибәсенә ия терлекчеләр хезмәт куя.
Ферма мөдире Владимир Иванов, сыер савучы Зинаида Маркелова , бозау караучы Валентина Филиппова терлекчелекне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Ферма мөдире Геннадий Удиряков, терлекчеләр Леонид Синдимиров, Сергей Паймушев хезмәт куйган «Чирмешән» бүлегендә дә күрсәткечләр яхшы. Гүзәл Наркобелова җитәкчелегендә савым сыерларының төп көтүе асралган Тукай исемендәге бүлектә дә савымчылар Миләүшә Мәксутова, Светлана Кузьмина һәм Анна Иванова яхшы нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куялар.
Агрофирма белгечләре сүзләренә караганда, фермаларга капиталь ремонт ясауга һәм үзгәртеп коруга зур чыгымнар тотылган «Луч» бүлегендә түбә ремонтланган, тәрәзәләр пластикка алмаштырылган. Товарлыклы-дуңгызчылык фермасында җәйге лагерь төзелгән. Быелгысы елга Тукай исемендәге бүлектә бозаулату бүлеге корпусын үзгәртеп кору һәм сыерлар фермасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шулай ук быелгысы елдан сыерлар җәйге лагерьларга чыгарылмыйча, бер типтагы тукландыруга күчереләчәк.
Дуңгызчылык фермасында ана дуңгызлар корпусы һәм санитар үткәрү пункты төзү планлаштыра. Агрофирма җитәкчелеге дуңгызчылыкка зур өметләр баглый, чөнки үткән ел әлеге тармак зур табыш китерде. Монда товарлыклы-дуңгызчылык фермасы мөдире Леонид Васильевның, дуңгыз караучылар Наталья Сафронова, Вера Захарова, Галина Матюшкина һәм башкаларның да хезмәт өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Аксубай Продкорпорациясе» ООО