Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кышкы мәшәкатьләр

Узган атнада «Актай» ООО базасында терлекләрне кышлату барышы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә хәзерләү барышы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте. Семинарда район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм УСХиП белгечләре катнашты. Семинар эше «Актай» ООО фермасы территориясеннән башланды. Бу районда ит токымлы мөгезле...

Узган атнада «Актай» ООО базасында терлекләрне кышлату барышы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә хәзерләү барышы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.


Семинарда район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм УСХиП белгечләре катнашты.
Семинар эше «Актай» ООО фермасы территориясеннән башланды. Бу районда ит токымлы мөгезле эре терлекләр үстерү белән шөгыльләнүче бердәнбер агропредприятие. Фермада терлекләр бәйдә тотылмый. Алты айга кадәрле бозаулар сыерлар белән бергә асрала, шуннан соң аерым төркемнәр булдырылып, симертүгә куела. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, терлекләр утлап йөрү кардалары киңәйтелгән, аларга салам, печән кайтарылган.
Сыерлар өч токымдагы үгезләр белән каплатыла. Мәрмәр ит кулланучылар базарында иң кыйммәтлесе. Хәзерге вакытта актайлылар продукцияне югарырак бәядән элиталы рестораннарга тәкъдим итү турында сөйләшүләр алып баралар. Агрофирма терлекләрне кышын араннарда асрау чорына нигезле хәзерләнгән. Монда фермаларга агымдагы ремонт ясалган, бозаулату бүлеге үзгәртеп корылган. Семинар үз эшен авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тулы куәткә барган агрофирманың ремонтлау цехында тәмамлады. Утын белән ягып җылытылган бинада ремонтчылар культиваторларны сафка бастыралар, тырмаларны ремонтлау тәмамланган.
Район башлыгы ремонт эшләренең мөһимлеген билгеләп үтте. Чөнки язгы кыр эшләренә күп вакыт калмый. Җыелучылар шулай ук ягулык-майлау материалларына һәм ашламаларга дотацияләр турында мәгълүматлар җиткерделәр. Әйтергә кирәк, күпчелек хуҗалыклар ашлама кайтару эшенә керешкәннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев