Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кырда – иген игүчеләр, илгә икмәк бирүчеләр

"Аксу Агро" агрофирмасының "Үзи" бүлегендә игеннәрне урып-җыюга биш комбайн чыкты. Кояш нурлары астында күзләрне иркәләгән арпа басуында рәткә тезелеп барган комбайннар эшенә карап сокланмаслык түгел иде. Алар бер-бер артлы тулган бункерларын бушатырга килделәр. Менә гәрәбәдәй бөртек трактор арбасына тула. Бүлек управляющие Владимир Айдов һәм агроном Газыйм Шарапов та дулкынлануларын яшермәделәр....

"Аксу Агро" агрофирмасының "Үзи" бүлегендә игеннәрне урып-җыюга биш комбайн чыкты.


Кояш нурлары астында күзләрне иркәләгән арпа басуында рәткә тезелеп барган комбайннар эшенә карап сокланмаслык түгел иде. Алар бер-бер артлы тулган бункерларын бушатырга килделәр. Менә гәрәбәдәй бөртек трактор арбасына тула. Бүлек управляющие Владимир Айдов һәм агроном Газыйм Шарапов та дулкынлануларын яшермәделәр.
-Әлеге кырның һәр гектарыннан якынча 21,4 центнер уңыш алырбыз, мөгаен,-дип әйтте Владимир Ильич.-Нәрсә эшли аласың, быел җәй коры килде шул. Ходайдан узып булмый, һава торышы үз төзәтмәләрен керт-те, күрәсездер, кыр да начар түгел-барлык агротехник чараларны сыйфатлы үткәрдек,-дип сөйли Газыйм Шарапов.-Куелыгы да яхшы, эшкәртү культурасы да үтәлде... Чынлап та, сабан культураларыннан мул уңыш алу мөмкин булмас, шуңа да көзге культураларга һәм шикәр чөгендеренә исәп тотабыз. Кайбер басуларга бер тамчы яңгыр да таммады.
Әлбәттә инде, игенче-ләрнең моңа җаны әрни, үскәнен ничек тә җыеп аласы иде. Һава торышы нинди генә булмасын, урып-җыю эшләре барышында кешеләр зур роль уйный. Җитәкчелек сүзләренә караганда, Үзи кырларында ышанычлы комбайнчылар эшли. Өчесе-Фәнил Мингалиев, Җәүдәт Сафиуллин, Рөстәм Зиннуров-"Нью-Холланд"та, Сергей Блинов һәм Анатолий Ефремов-"Полесье"да эшлиләр. Урак чорында аларны зур эш көтә, чөнки бүлек кырларына 1054 гектар арпа, 2396 гектар сабан бодае, 715 гектар көзге культуралар чәчелгән. Әмма ләкин агроном сүзләренә караганда, алар авырлыктан курыкмыйлар. Алар белән янәшә тәҗрибәле механизатор Юрий Молодкин да эшли. Әлегә ул комбайн бушаткан бөртекне ындыр табагына ташый. Көз җиткәч үзе үк чәчкән шикәр чөгендерен җыеп алуга керешәчәк.
...Үз артларыннан тузан болыты калдырып, комбайннар янә офык артына кереп югалдылар. Бу көннәрдә район басуларында иртәдән алып кичке караңгыга кадәр эш кайный. Аксубай халкы табынында һәр көнне хуш исле йомшак ипи булсын өчен, йөзләгән игенче һәм механизатор урып-җыю эшләре белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев