Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кыр техникасын – кышкы “фатирларга“

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын кышкы саклауга кую мәсьәләләре буенча смотр-бәйге булып узды. Техниканы составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүмати-техник бүлеге баш киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов, Аксубай муниципаль районы буенча Дәүләт техник карау бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын кышкы саклауга кую мәсьәләләре буенча смотр-бәйге булып узды.



Техниканы составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүмати-техник бүлеге баш киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов, Аксубай муниципаль районы буенча Дәүләт техник карау бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов булган комиссия тикшерде. Техниканы саклау - ул машина-трактор паркына хезмәт күрсәтүнең төп бурычы. Техниканы дөрес саклау аның куллану срогын озайта һәм азрак чыгымнар тотып, нәтиҗәлерәк эшләвен тәэмин итә, техника басып торган чорда машинаның эшләү сәләтен саклау мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә техниканы саклауга бәйле таләпләр дә катгый. Агрофирмаларның техник хезмәткәрләре техниканы саклауга куюга бәяләү критерияләре буенча әзерләде.
Көн дәвамында комиссия районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Техниканың саклауга ничек куелуын барлык пунктларга нигезләнеп тикшерде.


-Шунысы куандыра, исләренә төшермичә дә кыр эшләреннән арынган техниканы саклауга кую эшенә җавапчыл караган оешмалар да бар, - дип ассызыклап үтте УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов. - «Аксу Агро» агрофирмасын мисал итеп китерәсем килә. Чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын карау кисәтүләрсез үтте. Бу хуҗалыкта тракторлар һәм башка техника кырда - шикәр чөгендере казып алу эшен дәвам итә. Шуңа күрә дә бүгенгесе көндә барлык техника саклауга куелмаган әле. Гомумән алганда, «Аксу Агро» механизаторлары иң күп балл (120) туплап беренче урынга чыктылар. Сүз уңаенда, авыл хуҗалыгы агрегатларын һәм кыр техникасын кышкы саклауга кую мәсьәләсенә килгәндә, «Аксу Агро»да үзләренең комиссиясе эшли. «Сөт иле Аксу» агрофирмасына да комиссия югары бәя бирде. «Сөнчәле» бүлегендә комбайннар кышкы саклауга тиешле таләпләргә туры китереп куелган. Ә менә Мюд бүлегендә туфрак эшкәртү агрегатлары - тагылмалар, тигезләткечләр саклауга кую өчен әзер түгел әле. Тупланган баллар буенча «Сөт иле Аксу» агрофирмасы икенче урында, «Аксубай» АФ» ҖЧҖдә дә шулай ук техниканы кышкы саклауга кую буенча зур эш башкарылган. Көйләнгән культиваторлар, чәчү һәм эшкәртү агрегатлары «ял итү» урыннарына урнаштырылган. Әмма әлеге агрофирмада ремонтчылар комбайн детальләрен күгәреккә каршы матдә белән эшкәртмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев