Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кулыннан килмәгән эш юк

Авылда иң кирәкле һәм мөһим эш - ул игенчелек. Иске Кыязлы авылыннан Илфик Натиев нәкъ менә шул һөнәрне сайлый да. Дистәләгән еллар буена ул механизатор эшенә тугры кала. Бу һөнәр җиңел түгел, кешедән түземлек, үз-үзеңне аямыйча эшләүне таләп итә. Яз җитү белән үк ул тәгәрмәчле тракторын кырга алып чыга һәм...

Авылда иң кирәкле һәм мөһим эш - ул игенчелек.


Иске Кыязлы авылыннан Илфик Натиев нәкъ менә шул һөнәрне сайлый да. Дистәләгән еллар буена ул механизатор эшенә тугры кала. Бу һөнәр җиңел түгел, кешедән түземлек, үз-үзеңне аямыйча эшләүне таләп итә.

Яз җитү белән үк ул тәгәрмәчле тракторын кырга алып чыга һәм "Сөлчә" ҖЧҖдә чәчүдә эшли. Үзе сөрә, чәчә. Җәен, берьеллык һәм күпьеллык азык культуралары өлгергәч, азык хәзерләү звеносы составында печән чабуда, пресс-җыйгычта хезмәт куя, сенаж, силос салу вакытында исә яшел массаны азык йортына ташу белән мәшгуль. Азык җәйгә кадәр җитәрлек итеп әзерләнгән. Бу эштә Илфик Натиевның да өлеше зур. Көз көне ул кабаттан сөрү, чәчү эшләренә керешәчәк.

-Илфик Сәгыйть улы - намуслы, җавапчыл хезмәткәр, - дип билгеләп үтте тракторчының төп сыйфатларын авыл хуҗалыгы предприятиесе баш агрономы Җәмил Сөләйманов. - Ул бөтен эшкә дә маһир, кулыннан килмәгән эш юк.- Илфик техниканы да ремонтлый, хуҗалык эшендә дә сынатмый.

Хуҗалыкта тракторчыга кышын да эш җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев