Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Күләм артыннан кумыйча, эшне сыйфатлы башкарырга

"Сөт иле Аксу" агрофирмасы игенчеләре чәчү кампаниясен районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Бу хуҗалыкта чәчүлек мәйдан 27 мең гектардан артык тәшкил итә. Шуның 4000 гектарын - көзге арыш, 2000 гектарын көзге бодай били. Сабан культуралары алты мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Чәчү комплекслары берьеллык үләннәр чәчүне соңгы гектарларда алып баралар. Агрофирма...

"Сөт иле Аксу" агрофирмасы игенчеләре чәчү кампаниясен районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр.



Бу хуҗалыкта чәчүлек мәйдан 27 мең гектардан артык тәшкил итә. Шуның 4000 гектарын - көзге арыш, 2000 гектарын көзге бодай били. Сабан культуралары алты мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Чәчү комплекслары берьеллык үләннәр чәчүне соңгы гектарларда алып баралар. Агрофирма бүлекләрендә азыкка кукуруз чәчү темплары да яхшы. Бүгенге көнгә план күрсәткеченең кырык проценты чәчелгән инде.


- Моңа бәйле Габдулла Гатин җитәкләгән - "Мюд", Рәдиф Канәфин идарә иткән - "Октябрь" һәм Фәндәс Гарифуллин кулы астында булган "Майна" бүлекләрен аерым билгеләп үтәсе килә, - дип сөйли "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ директоры Фәнис Хәмидуллин.


- Алар барлык мөмкинлекләрдән оста файдаланып, сабан культураларын чәчүне вакытында төгәлләделәр.


Авыл хуҗалыгы җитәкчесе чәчү комплексына идарә иткән Василий Ивановны кыр эшләре кампаниясенең иң алдынгы хезмәткәре буларак билгеләп үтте. Шулай ук аның коллегалары - Нью-Холланд агрегатларында берсен-берсе алмаштырып хезмәт куйган Игорь Синдимиров һәм Сергей Крайновка карата да мактау сүзләре генә әйтте. Флорит Мингалимов, Рәфис Волков, бертуган Юрий һәм Владимир Шишкиннар сменалап идарә иткән чәчү комплекслары да басу-кырлардан тәүлек әйләнәсе кайтып кермәде. (Алар бүген Лаеш филиалына ярдәм итәләр).


Чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрүдә механизаторлар Вильянис Зәйдуллин, Алексей Молоткин һәм Тәбрис Рәхмәтуллинның да тырышлыгы, куйган хезмәтләре зур. Көннәр җылы тормаса да, бу игенчеләр өчен кызу чор булды. КамАЗ шоферы Геннадий Корнилов, тракторчылар Инсаф Сөләйманов, Зиннур Минхәйдәров, Рафаэль Фатушев агрегатларны чәчүлек материалы белән өзлексез тәэмин итеп тордылар.


- Чәчүгә төшәр алдыннан без барлык бүлекләрдә дә җыелышлар уздырдык, - дип сөйли Фәнис Хәмидуллин. - Игенчеләр алдына - сан артыннан кумаска, эшне сыйфатлы башкарырга, дигән бурыч куелды. Без моңа ирештек тә.


Хәзерге вакытта кыр техникасы үсемлекләрне авыруларга, корткычларга каршы саклау агрочараларын үткәрү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев