Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кешеләргә – файда, үзенә – эш

Авылларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән мәшгуль кешеләр һәр көнне иртә таңнан торып техника кабызып, авыллар буйлап сөт җыярга чыгып китәләр. Бүгенге көндә авыл тормышында сөт җыючы үтә дә мөһим роль уйный. Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә сөт җыю эше белән Петр Иванов шөгыльләнә. Ул моны 20 ел башкара инде....

Авылларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән мәшгуль кешеләр һәр көнне иртә таңнан торып техника кабызып, авыллар буйлап сөт җыярга чыгып китәләр. Бүгенге көндә авыл тормышында сөт җыючы үтә дә мөһим роль уйный.


Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә сөт җыю эше белән Петр Иванов шөгыльләнә. Ул моны 20 ел башкара инде. Туксанынчы елларда үзенең иске УАЗ машинасы белән, башта үз авылында, аннан соң күрше авыллардан сөт җыя башлый. Хәзерге вакытта әлеге ике җирлектә биш йөз баш сыер исәпләнелә.

-Бу экологик чиста сөт продукциясе һәм шуның өстенә өстәмә табыш та, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. - Колхозлар таралгач, сөтне кая тапшырырга белмәгән халык, сыерларын итлеккә җибәргән булса, хәзер исә сөтнең яхшы табыш китергәнен яхшы беләләр. Шуның өстенә безнең районда сөткә бәя югары.

Урмандеево һәм Савруш авыл җирлекләрендә көненә тоннадан артык сөт тапшыралар. Петр Иванов сөтне заводка китерү өчен өстәмә техника да сатып алган.

Моннан тыш, үзенең дә крстьян-фермер хуҗалыгы бар. Ул тугыз савым сыеры һәм 20 бозау асрый.

-Безнең хуҗалык төп басымны сөт җитештерүгә ясый, - дип уртаклаша Петр Иванович. - Әлеге төр чимал хәзер - табышлы һәм аны сату да тотрыклы файда бирә.

Савым көтүен асрау өчен тиешле азык базасы кирәк. Ул 36 гектар җирдә күпьеллык үләннәр, бөртек фуражы өчен бодай үстерә. Эшкәртү өчен Петр Иванович трактор һәм барлык кирәкле агрегатларны сатып алган. Маллар асралган бина 220 квадрат метр мәйдан били.

Зур хуҗалыкны, әлбәттә инде, бер генә кеше алып бара алмый. Хатыны Ирина Николаевна Петр Ивановичның ышанычлы терәге. Ул Урмандеево комплексында пешекче булып эшли. Әмма аның эш көне таң атканчы ук башлана. Сыерларны саварга да, ирен чираттагы рейска озатырга да, иртәнге ашны әзерләргә дә өлгерә ул.

Ивановлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәне Галинаның үз гаиләсе. Алар ата-ана йортында еш кунак. Сергей армиядән кайткан гына. Маллар турында кайгырту эше тулысы белән аңа күчкән. Кечкенәсе Настя мәктәптә укый. Барлык өй эшләре аның җилкәсендә. Ивановлар менә шулай иңгә-иң куеп, тырышып эшлиләр һәм яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев