Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Казанлыларга миллион сумнан артыкка азык-төлек

Аксубайдан азык-төлек төяп килгән машиналар кәрваны республика башкаласының базар территориясенә кергәндә, шәһәр халкы татлы йокыда иде. Район вәкилләре ярминкә үтәчәк мәйданда палаткаларны урнаштырып, аларны яңа ел үрнәгендә бизәргә дә өлгермәделәр, җирле халык агыла башлады. Иртәнге сәгать алтыда мәйдан үзәгендә шаян музыка яңгырады, Аксубайның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар сатып алучыларны җәлеп...

Аксубайдан азык-төлек төяп килгән машиналар кәрваны республика башкаласының базар территориясенә кергәндә, шәһәр халкы татлы йокыда иде.

Район вәкилләре ярминкә үтәчәк мәйданда палаткаларны урнаштырып, аларны яңа ел үрнәгендә бизәргә дә өлгермәделәр, җирле халык агыла башлады. Иртәнге сәгать алтыда мәйдан үзәгендә шаян музыка яңгырады, Аксубайның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар сатып алучыларны җәлеп итеп, концерт программасын ачып җибәрделәр. Татьяна Григорьева, "Урмандеево әбиләре" Кыш бабай ролендәге Эдуард Ильин һәм Архип Ивановка кушылып, үзләренең яңгыравыклы җырлары белән ярминкәдә катнашучыларның кәефләрен күтәрделәр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, казанлыларның бирегә азык -төлекне күпләп сатып алу нияте белән килүләре ачык күренә иде. Алар кайдадыр тыныч кына чиратка басып, кайдадыр шау-шу тудырып, авыл җирлегеннән китерелгән продукцияне теләп сатып алдылар. Гомумән алганда, сәүдә гөрләп барды. "Сөт иле» Аксу", "Аксубай агрофирмасы", "Аксу Агро", "Сөлчә" авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртектән алып, сөт продукциясенә кадәр алып килгәннәр, "Актай" ҖЧҖ камыр, татлы ризыкларның киң ассортиментын тәкъдим итте. Авыл җирлекләре вәкилләре бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере, бал, кабак, консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш, йомырка, сөт һ. б. әйберләр белән сату итте.
- Әлеге продукцияләрнең барысын да авыл халкы үзләреннән артып калганны тәкъдим итте, - дип аңлата Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова.
- Товарны бик тиз, актив рәвештә сатып алып бетерделәр, - дип билгеләп үтте сәүдәнең уңышлы баруына сөенгән Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин.
- Аксубайлыларның ярминкәгә килүен белгәч, тизрәк бирегә ашыктым, - диде азык-төлек салынган арбасын рәтләп, Казан пенсионеры Иван Егорович. - Без һәрбер авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булабыз, сезнең сатучылар алып килгән товарларны теләп сатып алабыз. Хатыным белән сезнең якларда булганыбыз бар, анда саф һава, экология чиста. Бу юлы да хатынымны шатландырыйм әле дип уйладым. Бәрәңге, бал, сөт сатып алдым. Рәхмәттән кала бер сүзем дә юк.
- Бу юлы да авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды. Бу көнне бер миллион өч йөз мең сумнан артыкка кыр, ферма, шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукция сатылды. Көн төшкә авышканда ярминкәгә килүчеләр эшләрен тәмамлап, кайтыр юлга кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев