Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

”Кар чанасы” операциясе

7 гыйнвардан республикада "Кар чанасы" операциясе башлана. Дәүләт техник күзәтчелеге кышкы автомототранспортка күләмле тикшерү үткәрә. -Соңгы елларда олы юл трассалары таләп ителмәгән автотранспорт чаралары күбәйде, - дип сөйли Аксубай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. - Болар төрле маркалы кар өстеннән йөрүче мотоцикллар, квадрацикллар. Аларда йөрү...

7 гыйнвардан республикада "Кар чанасы" операциясе башлана.


Дәүләт техник күзәтчелеге кышкы автомототранспортка күләмле тикшерү үткәрә.
-Соңгы елларда олы юл трассалары таләп ителмәгән автотранспорт чаралары күбәйде, - дип сөйли Аксубай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. - Болар төрле маркалы кар өстеннән йөрүче мотоцикллар, квадрацикллар. Аларда йөрү дә иминлек таләпләрен үтәүне сорый.

Шундый техникасы булган һәркем өчен әлеге таләп мәҗбүри. "Кар чанасы" операциясе үз эченә машинаның техник торышын, документлары булу-булмауны тикшерүне үз эченә ала.
Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге мәгълүматларына караганда, районда тигез юлсыз йөрүче дистәләгән транспорт бар. Транспортның әлеге төренә җавапсыз карау имгәнү алуга, үлемгә китерергә мөмкин. Кар өстеннән йөрүче машиналарга техник карау үткәрү өчен хуҗалары аларны дәүләт техник күзәтчелеге органнары билгеләгән урынга тәкъдим итәргә тиеш булалар. Төгәл мәгълүмат алу өчен 2-69-18, 8-987-404-73-77 телефоннарына шалтыратырга була.

Фото buran.com.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев