Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ипи булса – җыр да була

Кичә районның үзәк мәйданында иртәдән үк Василий Анашкин башкаруында арыш турында җыр яңгырады. Җыр композициясенә "ВАМИН -Аксу" агрофирмасының биш зур йөк машинасына төялгән быелгы арыш уңышы сәбәп булган икән. Бу көнне район дәүләткә "кызыл йөк" белән 2012 ел уңышын озатты. Ә җыр кешеләрне район игенчеләре үстергән икмәккә хөрмәт күрсәтергә чакырып...

Кичә районның үзәк мәйданында иртәдән үк Василий Анашкин башкаруында арыш турында җыр яңгырады.


Җыр композициясенә "ВАМИН -Аксу" агрофирмасының биш зур йөк машинасына төялгән быелгы арыш уңышы сәбәп булган икән. Бу көнне район дәүләткә "кызыл йөк" белән 2012 ел уңышын озатты. Ә җыр кешеләрне район игенчеләре үстергән икмәккә хөрмәт күрсәтергә чакырып яңгырады.
Район башлыгы Камил Гилманов митингта билгеләп үткәнчә, быел да игенчеләр тырышып хезмәт куйдылар. Кырларда сабан культуралары күкрәп үсте. Кышкы игеннәр бераз сынатса да, аерым участокларда алар бер әйләнештән 20 центнердан артык уңыш бирә. Бүген шәһәр һәм авыл кешеләре өстәлендә һәрвакыт ипи булсын өчен үстерелгән уңышның бер бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу бурычы тора.
"Кызыл йөк"не оештырган тантана гаеплесе "ВАМИН-Аксу" генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин үткән сезонда Чистай элеваторына 30 мең тонна ашлык ташыган, тулаем алганда ашлык саклау һәм эшкәртү урыннарына 75 мең тонна бөртек ташыган КамАЗ шоферлары хезмәтен билгеләп үтте. Кызыл йөккә агрофирманың иң тәҗрибәле шоферларының берсе Валерий Ярославлев җитәкчелек итте. Ул авыл хуҗалыгы предприятиесендә биш ел эшләү дәверендә моны беренче тапкыр гына эшләми. Төп шоферлык стажын ул элеккеге Ф. Энгельс исемендәге колхозда туплый, хәзер исә ул "ВАМИН-Аксу" бүлегенә керә.
Авыл хуҗалыгы ветераны Анатолий Савинов игенчеләргә урак алдыннан уңышлар теләде, икмәк булса, җыр да була, диде ул. Зур йөк машиналары җыр-музыка астында Чистай ягына таба юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев