Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Игътибарга җавап йөзеннән

Түбән Савруш сөтчелек фермасы коллективы һәрчак бердәм булуы һәм уңышка омтылуы белән аерылып торды. Әлеге терлекчелек объектына капиталь ремонт ясалганнан соң (узган елның җәендә), эш шартлары һәм ферма хезмәткәрләренең кәефе яхшы якка үзгәрде. Бүгенге көндә "Аксубай" Агрофирмасы" "Чирмешән" бүлегенең җитештерүчәнлек күрсәткечләре агрофирмада иң югарысы һәм ул район буенча да беренчеләр...

Түбән Савруш сөтчелек фермасы коллективы һәрчак бердәм булуы һәм уңышка омтылуы белән аерылып торды.



Әлеге терлекчелек объектына капиталь ремонт ясалганнан соң (узган елның җәендә), эш шартлары һәм ферма хезмәткәрләренең кәефе яхшы якка үзгәрде. Бүгенге көндә "Аксубай" Агрофирмасы" "Чирмешән" бүлегенең җитештерүчәнлек күрсәткечләре агрофирмада иң югарысы һәм ул район буенча да беренчеләр рәтендә. Алар көненә һәр сыердан уртача 15 литрга якын сөт савып алалар. Сөтчелек фермасы көн саен 5,5 тоннага якын сөтне эшкәртүгә җибәрә. Бүлектә барлыгы 379 сыер бар. Аларның 30ы - югары савымлы. Аларга, әлбәттә, үзенчәлекле мөнәсәбәт күрсәтелә. Төп көтү - беренче генә бозаулаучы таналар, аларны узган елның көзендә, бозауларга берничә ай калгач, Киров бүлегеннән күчергәннәр һәм сигез төркемгә бүлгәннәр.


- Савымчылар зур тырышлык белән таналарны тәрбияләделәр, үзләренә ияләштерделәр, өйрәттеләр. Бу киләчәктә әлеге маллар белән эшләүнең нигезе, - дип сөйли зоотехник Анжела Мельникова. - Булачак таналарны үзебезнең тәҗрибәдән чыгып, сыналган алымнар буенча тукландырдык, парланган арпа ашаттык. Бозау- лату да уңышлы үтте. Бозаулар да сау-сәламәт тудылар (сакланышы - 95 процент).


Савымчыларның тырышлыгы югары савымнар белән бәяләнә. Савымчылар Наталья Тимкина һәм Надежда Ильдимирова югары күрсәткечләргә ирешәләр. Аларның ирләре дә монда хезмәт куя. Шулай ук Маргарита Андреева да ире белән бергә эшли. Терлекчелектә "гаилә белән эшләү" эшнең сыйфатлылыгына китерә. Бердәм хезмәт, якын кешеңнең ярдәме бик тә мөһим. Жанна Илендеева, Антонина Пикмуллина, Нина Темкина, Ольга Елендеева, Полина Андреева да - үз эшенең чын осталары. Аларның тырышлык нәтиҗәләре күз алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев