Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Галимнәр – продуктлылык турында

"Аксубай"АФ" агрофирмасының Чирмешән бүлегендә терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Түбән Савруш товарлыклы-сөтчелек фермасына Зәй, Нурлат, Сарман, Теләче, Балык Бистәсе, Алексеевск, Балтач районнары җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар, орлыкландыру белгечләре җыелды. Терлекчелек тармагы белгечләренең үзенчәлекле укуын "Аксубай" Агрофирмасы" һәм Татарстанның әлеге районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт тәкъдим иткән сатып алучылар - сөт...

"Аксубай"АФ" агрофирмасының Чирмешән бүлегендә терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.



Түбән Савруш товарлыклы-сөтчелек фермасына Зәй, Нурлат, Сарман, Теләче, Балык Бистәсе, Алексеевск, Балтач районнары җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар, орлыкландыру белгечләре җыелды. Терлекчелек тармагы белгечләренең үзенчәлекле укуын "Аксубай" Агрофирмасы" һәм Татарстанның әлеге районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт тәкъдим иткән сатып алучылар - сөт программасын үстерү командасы оештырды, чөнки эшкәртү өчен сыйфатлы, яхшы чимал кирәк. Галимнәр савым көтүенең продуктлылыгын нинди заманча юл белән арттыру мөмкинлеге турында сөйләделәр. Көн темасы "Нәтиҗәле тукландыру һәм сыерлар рационын төзү" булды. Очрашуны оештыручылар әлеге проблемага заманча, фәнни яктан якын килгәннәр. Белгечләрне укыту теоретик һәм гамәли дәресләрне, тренингларны үз эченә алды. Ул ике көн дәвам итте. Бу вакыт эчендә житештерүчеләр өчен аеруча да мөһим булган бик күп мәсьәләләр каралды.


-Һәр фермада да диярлек проблема бер төрле, - дип билгеләп үтте семинарга җитәкчелек итүче, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Сергей Позняков. -Монда товарлыклы-сөтчелек фермасын тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен күпме хезмәт куелганы күренеп тора. Әфәрин! Әмма киңәшмә соңында без киңәш-тәкъдимнәр бирәчәкбез, рационнар, фермаларны техник яктан тулыландыру, азыклар һәм җилләтү системалары буенча төзәтмәләр кертәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев