Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Гадел һәм таләпчән җитәкче

Ветеринария берләшмәсе нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, озак еллар дәвамында аны шушы көннәрдә алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сәмигулла Хәбибулла улы Мостафин җитәкләде. Терлек табибы булып ул кырык елга якын эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма бар. Сәмигулла Хәбибуллович хезмәт эшчәнлеген "Аксубай" совхозында өлкән терлек табибы буларак башлап җибәрә....

Ветеринария берләшмәсе нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, озак еллар дәвамында аны шушы көннәрдә алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сәмигулла Хәбибулла улы Мостафин җитәкләде.


Терлек табибы булып ул кырык елга якын эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма бар. Сәмигулла Хәбибуллович хезмәт эшчәнлеген "Аксубай" совхозында өлкән терлек табибы буларак башлап җибәрә. Ә инде ветлечебница җитәкчесе лаеклы ялга киткәч, әлеге структураны сәләтле һәм җавапчыл белгеч Сәмигулла Мостафин җитәкләвенә беркем шикләнмәде. Һәм бу ышанычны Сәмигулла Мостафин, утыз ел дәверендә, көндәлек эше белән раслый.
Аның белән янәшә егерме биш ел буена Зинаида Анисимова эшли, хәзер ул ветеринария берләшмәсенең даруханәсен җитәкли.
-Намуслылык һәм башкаручанлык - җитәкчебезнең төп сыйфатлары, - дип сөйли аның турында Зинаида Лазаревна. - Теләсә нинди хәлдә дә ул үз хезмәткәрләренә ярдәм итә, шул ук вакытта үзенә карата да, кул астында эшләүчеләргә карата да таләпчән.
Сәмигулла Хәбибуллович менә дигән гаилә башлыгы да.Тормыш иптәше Халисә Шәйхетдин кызы белән алар бер сыйныфта укыйлар. Мәктәптән соң да алар бары тик семестрлар вакытында гына аерылышып торалар, ә каникулларда икесе дә туган авыллары - Иске Кыязлыга ашыгалар. Белем алуга ук алар өйләнешәләр һәм район үзәгендә төпләнәләр. Тату, матур гаиләдә ике бала үсә. Бүгенге көндә кызы да, улы да үз һөнәрләренең менә дигән белгечләре. Гөлназ Казанда Идел буе районының физкультура, спорт һәм туризм Академиясенең күчемсез милек белән идарә итү буенча бүлек начальнигы. Уллары Илшат республика Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеген җитәкли. Кунакка еш кайткан оныклары әбисе белән бабасын куандырып туймыйлар. Сәмигулла Хәбибуллович үз хуҗалыгында да рәхәтләнеп эшли. Төрле җимешләр - слива, алма, груша үскән бакчасын да бик ярата.
Районның ветеринария-санитар иминлеге - тулысынча Аксубай ветеринария берләшмәсе начальнигы Сәмигулла Мостафинның казанышы.
-Без бөтен профилактик эшләрне башкарабыз, - дип сөйли Сәмигулла Хәбибуллович, - авыл хуҗалыгы терлекләренең һәм халык иминлеге - хезмәтебезнең төп максаты, ә моңа без дус, тату коллективыбыз белән ирешәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев