Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Фермаларга салам кертү – көн кадагындагы бурыч

Узган елда "Аксубай" АФ" кырларында бөртеклеләр уңышы начар булмады. Салам да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Аны басуда ук эскертләгәннәр. Агрофирмада көзге арыш саламының зур өлеше Сидул-Ерыклы белән янәшә участокларда, Карл Маркс бүлегенә туры килә. Салам - икенчел продукт булса да, терлекчелек тармагы өчен азык буларак та, маллар астына җәю өчен дә...

Узган елда "Аксубай" АФ" кырларында бөртеклеләр уңышы начар булмады.


Салам да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Аны басуда ук эскертләгәннәр. Агрофирмада көзге арыш саламының зур өлеше Сидул-Ерыклы белән янәшә участокларда, Карл Маркс бүлегенә туры килә.

Салам - икенчел продукт булса да, терлекчелек тармагы өчен азык буларак та, маллар астына җәю өчен дә алыштыргысыз. Кырларда кар ятканда эскертләргә бару мөмкинлеге зур булуны күздә тотып, авыл хуҗалыгы предприятиесе аны ерак басулардан товарлыклы-сөтчелек фермаларына якынрак урынга ташу эшен башлаган. Ә аннан бернинди проблемасыз фермаларга кертергә була.

-Бүген салам ташу - көн кадагындагы бурыч. Механизаторлар, тәүлекнең якты вакытыннан максималь файдаланып, тырышып эшлиләр, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Алар иртәдән кичкә кадәр әлеге эш белән мәшгуль.

Иске Савруш базасы янында без бүлек управляющие Владимир Дмитриев белән очраштык. Аның белән сөйләшкән арада, юл яны урман посадкалары буйлап кар өстеннән салам тарттыручы берничә берәмлек техника күренде. Йөкне кирәк урынга илтеп куеп, механизаторлар җитез хәрәкәтләр белән тросларны ычкындырдылар һәм яңа рейска әзер иделәр инде. Салам өемнәрен кайтару авыр һәм җаваплы эш.

-Салам сөйрәтүгә иң ышанычлы һәм тәҗрибәле механизаторларны җәлеп иттек, - дип сөйли Владимир Дмитриев. - Болар К-700 тракторына идарә итүче Федор һәм Александр Назаровлар, Рәмис Гыйматов, бульдозерчылар Николай Степанов, Җәмил Сәгъдиев. Аларга йөк ташуда прицепщиклар Аркадий Сидоров һәм Михаил Титов ярдәм итә.

-Һава торышы яхшы булганда моны эшләп калырга кирәк, - дип сөйлиләр механизаторлар.

Көн дәвамында алар Сидул Ерыклыдан Иске Савруш базасына 5-6шар рейс ясыйлар. Салам ташучыларга уңайлы булсын өчен аларга кайнар аш та әзерләнә. Механизаторлар өчен иң мөһиме - бу эшне язгы ташуга кадәр тәмамлау. Яз җиткәч моны башкару күпкә авыррак булачак, хуҗалыкта язгы кыр эшләре башланачак. Автотрассага якын урынга кайтарылган салам запасы янәшәдә урнашкан товарлыклы-сөтчелек фермаларының ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев